tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Краснодарда Татар ашлары фестивале узды
Краснодарда Татар ашлары фестивале узды

Краснодарда Татар ашлары фестивале узды

Кичә Краснодарда «Болгар−К» җәмгыяте активистлары барлык теләүчеләрне тәмле ризыклар белән сыйлаган, үз традицияләре турында сөйләде һәм милли ризыкларны дөрес әзерләү серләренә өйрәткән.

Шәһәр халкы өчпочмак, гөбәдия, чәк-чәк һәм башка бик күп ризыкларны авыз итә алган.

Фестивальдә катнашучыларны өй шартларында токмач әзерләргә дә өйрәткәннәр. Камыр ясау өчен йомырка, тоз һәм он гына кирәк. Әмма токмачны профессиональ рәвештә кисү өчен шактый тәҗрибә таләп ителә.

Татар милли ризыкларын авыз итүдән тыш, Краснодар халкы татар халкының мәдәнияте белән таныша алган. Моның өчен  милли киемнәр урнаштырылган почмак булдырылган, шулай ук түбәтәйләр, курчаклар һәм сувенир продукциясе сатып алырга мөмкинлек тудырылган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*