tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кукмара мөхтәсибәтендә төбәкара V Мәчкәрә укулары узды
Кукмара мөхтәсибәтендә төбәкара V Мәчкәрә укулары узды

Кукмара мөхтәсибәтендә төбәкара V Мәчкәрә укулары узды

17 августта, Кукмара районында “V Мәчкәрә укулары” төбәкара фәнни-гамәли конференциясе узды. Әлеге чара Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан Диния Нәзарәтенең Кукмара мөхтәсибәте һәм Кукмара районы Башкарма комитеты тарафыннан оештырылды.

Чарада Бөтендөнья  татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрид Мифтахов катнашты. Ул кунакларны Бөтендөнья  татар конгрессы җитәкчелеге исеменнән сәламләде һәм БТК бүләкләрен тапшырды.

-Мәчкәрә укулары быел V тапкыр уза. Районның администрациясенә, оештыручыларга, хәзрәтләребезгә  Бөтендөнья  татар конгрессы исеменнән рәхмәтебезне белдерәбез. “Мәчкәрә укулары” чыннан да авылның, Кукмара районының дәрәҗәсен күтәрә. Әлеге чара гореф-гадәтләребез бишеге булып торган авылларны саклап калу эшенә  зур өлеш кертә. Киләчәктә дә туган җирләрен данлый торган шәхесләребез, милләтебезне берләштерүче чаралар булып торсын иде.

Фәнни җыенга дин әһелләре, күренекле галимнәр, төбәк тарихын өйрәнүчеләр, фән һәм җәмәгать эшлеклеләре, милли мирас, мәдәният, татар дин гыйлеме фикере үсеше белән кызыксынучы шәхесләр, каләм ияләре, хәйриячеләр, шәкертләр – Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, ТР Аксакаллар шурасы рәисе Айрат Әюпов, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Ульяновск өлкәсе мөфтие беренче урынбасары Расүл Фәтхуллов, Киров өлкәсе Нократ Аланы районы Пенәгәр авылы имамы Зиятдин хәзрәт Нәҗметдинов, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе директорының беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, ТР Милли китапханәсе директор урынбасары Ирек Һадиев һәм башкалар килде.

Җыен башланганчы, кунаклар өчен төбәкнең үзенчәлекләре һәм ташъязма мәдәни мирасы белән таныштыру чаралары, экскурсияләр оештырылды: бай тарихи дини мираска ия булган Мәчкәрә авылының иске зиратында сакланучы кабер ташларын, төзекләндерү эшләре башланган Мәчкәрә авылының борынгы Беренче Җәмигъ мәчетен күрсәттеләр, Мәчкәрә мәктәп-интернаты музее эшчәнлеге белән таныштырдылар, җирле халык, кул эшләре осталары, имамнар, төбәк тарихын өйрәнүчеләр белән аралашу булды. Аннан соң Кукмара шәһәренең Туеш микрорайонындагы мәчете каршында “Хидәят” рухи-тәрбия үзәге тантаналы рәвештә ачылды.
Төштән соң Кукмара мәдәният йортында конференциянең пленар утырышы узды. Быел “Мәчкәрә укулары” «Мәчкәрә авылы: тарих һәм яңарыш проблемалары» дигән темага багышланды. Җыен вакытында Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев үзенең сәламләү сүзендә диннең хәдисләр һәм дога ятлауга гына кайтып калмаска, ә тормышта, эш-гамәлләрдә – телне, җанны, нәселне һәм малны саклауда чагылыш табарга тиешлеген билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, бабаларыбыз 1100 ел элек Ислам динен яшәү рәвеше итеп алды, аны әманәт итеп яшь буынга тапшыру зарур.

Җыенда Кукмара мөхтәсибәтенең Аксакаллар шурасы рәисе, Мәчкәрә авылы имамы Мөнир хәзрәт Йосыпов авыл, мәчет һәм мәдрәсә тарихы белән таныштырды.
ТР Милли китапханәсе директоры урынбасары, Мәчкәрә зиратындагы тарихи кабер ташларын өйрәнүдә зур өлеш керткән археограф Ирек Һадиев нәсел шәҗәрәләрен төзү мәсьәләләренә тукталды, авыл зиратларын нәсел шәҗәрәсе теркәлгән калын бер китапка тиңләде. Ул 2008 елдан бирле ТР Милли китапханәсендә “Татар археографиясе” җыентыгы чыгып килүен, аның 28 нче томы китапханә фондларында сакланган шәҗәрә документларына нигезләнгәнлеген әйтте. Археограф Рәиф Мәрданов татар матбагачылыгы башында торган Габделгази Бахрушевның шәҗәрәсен өйрәнгән. Әлеге шәхеснең нәсел тамырлары Татарстанның Балтач районы Нөнәгәр авылыннан булып чыккан.

Бүген утырышта шулай ук галим Айдар Гайнетдинов Исхак Үтәмешевның кызы Махруй турында аның ире, зур галим Галимҗан Барудиның автобиографик хезмәтен өйрәнеп, кирилл язуында бастырып чыгару турында сөйләде. Апанай мәчетенең имам-хатыйбы, “Иман” мәдәният-мәгърифәт үзәге җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Нияз хәзрәт Сабиров Галимҗан Барудиның “Иман” нәшриятында дөнья күргән “Бер-бер артлы килүче кырыгар хәдисләрдән торган беренче китап” басмасын тәкъдим итте. Китап гарәп теленнән хәзерге татар әдәби теленә тәрҗемә ителгән. Кайбер хәдисләргә аңлатмалар да бирелде.

“Мөхәммәдия” мәдрәсәсе директорының беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин быел 140 еллыгын билгеләп үтүче мәдрәсә тарихы белән таныштырды. 2016 елдан бирле мәдрәсәне җитәкләгән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәламнәрен җиткерде.

Балтач районы Мәгърифәт мәркәзе җитәкчесе Рамил хәзрәт Бикбаев әлеге үзәк эшчәнлеге, Балтач мөхтәсибәте эшләгән методик ярдәмлекләр белән таныштырды.

Җыен нәтиҗәләре буенча резолюция кабул ителде. Яшь буынга динебезнең әхлакый принципларын, бай тарихыбызны җиткерү, мәдәни һәм рухи мирасыбызны саклап калу өчен конференциядә катнашучылар түбәндәге тәкъдимнәрне гамәлгә ашырырга кирәк дип саныйлар:

1. Мәчкәрә авылы Беренче җәмигъ мәчетен торгызу эшләрен дәвам итү;
2. Мәчкәрә авылы зиратында җирләнгән, изге хезмәтләре белән якты эз калдырган олуг шәхесләребез, галимнәребез, имамнарыбызның каберлекләрен саклау;
3. Мәчкәрә укуларын ике елга бер үткәрү;
4. Конференция материалларын китап рәвешендә бастырып чыгару;
5. Алтынчы “Мәчкәрә укулары”н Мәчкәрә авылы мәчетенең 230 еллыгына багышлап үткәрү;
6. Кукмара районы мәктәп укучылары арасында Мәчкәрә авылы мәчетенең 230 еллык юбилее кысаларында рухи мирас буенча бәйге үткәрү;
7. Мәчкәрә мәдрәсәсе һәм мәчете турында документаль фильм эшләү.

Конференция Татарстан мөфтиятенең рәхмәт хатларын тапшыру белән тәмамланды.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*