tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кукмарада 2022 нче елда оештырылган Сабан туйларына нәтиҗә ясадылар
Кукмарада 2022 нче елда оештырылган Сабан туйларына нәтиҗә ясадылар

Кукмарада 2022 нче елда оештырылган Сабан туйларына нәтиҗә ясадылар

Сабан туйлары Татарстанда да, Россиянең 57 төбәгендә, шулай ук 35 чит илдә  гөрләп узды. Бүген Кукмара районында 2022 нче елда оештырылган милли бәйрәмнәребезгә нәтиҗә ясадылар. Шулай ук 2023 нче елда үткәреләчәк Сабан туена әзерлек мәсьәләләре хакында да фикер алыштылар.

Чарада Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Татарстан Министрлар Кабинеты, Мәдәният министрлыгы хезмәткәрләре, республика районнарыннан килгән җитәкчеләр, мәдәният бүлеге хезмәткәрләре, татар фольклорын өйрәнүче галимнәр катнашты.

Татар халкының милли бәйрәме барлык йолаларына туры китереп, гореф-гадәтләребезне саклап уздырылырга тиеш. Оештыручылар каршына Татарстан Президенты да шундый бурыч куя. Киңәшмәдә катнашучылар башта Кукмарадагы Сабан туе мәйданында булдылар. Биредә районның мәдәният хезмәткәрләре 2023 нче елда узачак бәйрәмгә әзерлек барышынннан күренешләр тәкъдим итте.

Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Сабан туеның, иң беренче чиратта, татарлар өчен очрашу, берләшү мәйданы булуын искәртеп үтте. Анда башка милләт вәкилләре дә теләп катнаша. “Бәйрәм мәйданында халкыбызның милли үзенчәлекләре, йолалары белән башка халыкларны да таныштырырга тиешбез,” – дип белдерде Вице-Премьер.

Утырышта катнашучылар 2023 нче ел Сабан туена әзерлек мәсьәләләре хакында сөйләшүне Кукмара районы мәдәният йортында дәвам итте. Инде билгеле булганча, Россия төбәкләрендә милли бәйрәмнәрне оештыруда республика районнары зур ярдәм күрсәтә. Киләсе елга тупланган тәҗрибәдән чыгып, татарның Сабан туе тагын да кызыклырак, югары дәрәҗәдә, милли алымнар белән уздырылырга тиеш. Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев шундый бурыч куйды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*