tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлмәтлеләр халыкара балалар һәм яшүсмерләр халык җырлары фестивалендә катнаша
Әлмәтлеләр халыкара балалар һәм яшүсмерләр халык җырлары фестивалендә катнаша

Әлмәтлеләр халыкара балалар һәм яшүсмерләр халык җырлары фестивалендә катнаша

«Карлыгач» коллективы «Эра талантов» халыкара балалар һәм яшүсмерләр халык җырлары фестиваленең финалына үтте.

Фестивальнең жюри әгъзалары арасында Россиянең төрле төбәкләреннән һәм БДБ илләреннән 1500 дән артык гариза каралды.

Әлмәтнең 2 нче номерлы балалар музыка мәктәбендә шөгыльләнүчеләр  Г.Тукай шигырьләренә “Әйт әле, күбәләк” номерын күрсәтеп, «вокаль-инструменталь ансамбль (халык уен кораллары)» номинациясендә иң яхшылар арасына эләгә алдылар.

Балаларга һәм аларның укытучыларына 2022 елның 11 ноябрендә Казанда узачак конкурс финалында уңышлар телибез!

almet-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*