tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Кулларыннан гөл тама”
“Кулларыннан гөл тама”

“Кулларыннан гөл тама”

Сүзем – алтын куллы, олы йөрәкле, тыйнаклыгы, тырышлыгы белән аерылып торган хезмәттәшем Гөлназ апа Шәйхетдинова турында

Әлмәндәр авылында күп балалы гаиләдә дөньяга килә ул. Мәктәпне тәмамлагач, Апас һөнәр училищесында тәрбияче ярдәмчесе һөнәрен үзләштерә. Хезмәт юлы туган авылы Әлмәндәр балалар бакчасында башлана. Биредә берничә ел эшләп алганнан соң, пекарняга урнаша. Йомшак холыклы, мөлаем йөзле яшь кызга күрше Борнаш авылы егете Самат абый гашыйк була. Ике яшь йөрәк кавышып һәм гаилә корып, язмышларын бергә бәйлиләр. Гөлназ апа хезмәтен Борнаш балалар бакчасында дәвам итә. Бер-бер артлы ике балалары – уллары Риназ һәм кызлары Сиринә дөньяга килә.

Гөлназ апа кебекләр турында “Кулларыннан гөл тама” диләр. Бу чыннан да шулай. Ул кул эшләренә дә, аш-суга да бик оста, мул уңыш җыю серләрен белүче тырыш бакчачы да. Кофталар, башмаклар бәйләргә ярата. Бик матур итеп йомшак уенчыклар да бәйли. “Эшләгәндә интернеттан да карыйм, үз фантазиямне дә кушам”, ди ул. Шулай ук бик тәмле итеп пирог, торт, бәлешләр пешерә. Олы мичкә ягып, ялкында пешергән табикмәк, кабартма, юка, күмәчләре тел йотарлык була. Үзе пешергән тәмлүшкәләре белән дусларын, туганнарын сыйлый.

Гөлназ апа шулай ук тәрәз төбен гөлләргә күмә, бакчасын төрле-төрле чәчкәләр белән бизи.

Нечкә, сизгер күңелле Гөлназ апа иҗатка да бик гашыйк. Оста итеп бәет һәм шигырьләр язу белән мавыга. Сәхнәдә дә сынатмый ул. Тормыш иптәше Самат абый белән спектакльләрдә төп рольләрне башкаралар. Мәдәният йортында узган бер чара да алардан башка узмый.

Гөлназ апа бүгенге көндә Борнаш урта мәктәбенең алыштыргысыз техник хезмәткәре. Аның ярдәмендә мәктәбебезнең һәр почмагы балкып тора. Без аны бик хөрмәт итәбез, аның уңган-булганлыгына сокланабыз.

Фидания Мөхәммәтшина,
Борнаш мәктәбе китапханәчесе.

Чыганак: apastovo.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*