tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан журналистлары Киров өлкәсенә пресс-турга килделәр
Татарстан журналистлары Киров өлкәсенә пресс-турга килделәр

Татарстан журналистлары Киров өлкәсенә пресс-турга килделәр

Бөтендөнья татар конгрессы милләттәшләребез күпләп яшәгән регионнарның хәл-торышы белән халыкны таныштыру максатыннан даими пресс-турлар уздырып килә. Бүген, 23 май көнне, Татарстан Республикасыннан журналистлар төркеме Киров өлкәсенең Малмыж районына пресс-турга килделәр. Биредә кунакларны җыр-моң белән каршы алдылар.

Татарстан журналистлары делегациясен Бөтендөнья татар конгрессы ММЧ белән эшләү идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхиева җитәкли. Пресс-турда “Сөембикә” журналы редакциясе, “Татар-информ” агентлыгы, “Шәһри Казан” газетасы редакциясе, “Ватаным Татарстан” газетасы редакциясе, “Идел” журналы редакциясе, “ТНВ” телерадиокомпаниясе журналистлары бар.

Делегатларны Малмыж районы башлыгы Эдуард Симонов сәламләде.

– Районыбызда 4 халык бар: руслар, татарлар, марилар һәм удмуртлар. Без дус һәм бик тыныч яшибез. Татарлар белән без бераз күбрәк бәйле, чөнки алар халыкның 32 процентын тәшкил итә, – диде ул.

Программа кысаларында Татарстанның массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен өлкәнең “Дуслык” татар гәҗите редакциясе, Иске Йөрек, Яңа Смәил, Татар Кумбашы авыллары тормышы белән таныштыру планлаштырылган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*