tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Киров өлкәсендә Татарстан журналистлары «Алтын ачкыч» балалар бакчасы белән танышты
Киров өлкәсендә Татарстан журналистлары «Алтын ачкыч» балалар бакчасы белән танышты

Киров өлкәсендә Татарстан журналистлары «Алтын ачкыч» балалар бакчасы белән танышты

Бүген Татарстан Республикасыннан журналистлар төркеме Киров өлкәсенең Малмыж районына пресс-турга килделәр. Биредә журналистлар «Алтын ачкыч» балалар бакчасы белән танышты.

«Алтын ачкыч» балалар бакчасы мөдире Рәмилә Лотфуллина журналистларга балалар бакчасының тарихы һәм яшәеше турында сөйләде. Ул исәптә 109 бала торуы турында әйтте. Аларның 36% – татарлар. Биредә 6 төркем бар. Балалар бакчасы үзе 1991 елдан башлап эшли.

Биредә делегатлар өчен балалар бакчасына йөрүче малай-кызлар чыгыш ясадылар. Чыгыш ясаучыларга китаплар тапшырылды.  Шулай ук делегатлар балалар бакчасы территориясендәге Халык көнкүреше музее белән танышты.

Татарстан журналистлары делегациясен Бөтендөнья татар конгрессы ММЧ белән эшләү идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхиева җитәкли. Ул «Алтын ачкыч» балалар бакчасына истәлекле бүләкләр тапшырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*