tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан журналистлары “Дуслык” Киров өлкәсе атналык газеты редакциясе һәм Үзәк китапханә белән таныштылар
Татарстан журналистлары “Дуслык” Киров өлкәсе атналык газеты редакциясе һәм Үзәк китапханә белән таныштылар

Татарстан журналистлары “Дуслык” Киров өлкәсе атналык газеты редакциясе һәм Үзәк китапханә белән таныштылар

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы ММЧ белән эшләү идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхиева җитәкчелегендә Татарстан Республикасыннан журналистлар төркеме пресс-турга Киров өлкәсенең Малмыж районына килделәр.

Татарстан журналистлары Малмыж шәһәрендә “Дуслык” Киров өлкәсе атналык газеты редакциясе белән таныштылар. Редакция эшчәнлеге белән кунакларны газетаның баш редакторы Гөлнара Габдрахманова таныштырды.

“Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!” дигән девиз астында дөнья күрүче газетаның беренче санын 1990 елның 1 гыйнварында кулга алалар. Башта ул район газетасы була. 2009 елда ул Киров өлкәсе татарларының атналык газетасы итеп үзгәртелә. Бүгенге көндә “Дуслык”, Малмыж районының “Сельская правда” газетасы канаты астында.

Газетаны Малмыж, Нократ Аланы, Көлмез, Уржум, Нолинский якларына – почта бүлекчәләре аша таратыла. Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүчеләр электрон почта аша яздыра алалар һәм газеталарны бандероль ярдәмендә җибәрү мөмкинлеге бар.

Малмыж шәһәренең үзәк китапханәсендә түгәрәк өстәл узды. Биредә Хакимият башлыгының беренче урынбасары Оксана Алешкина Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү мәсьәләләре буенча чаралар планын гамәлгә ашыру турында чыгыш ясады. Ул 2025 елда Киров өлкәсе Бөтенроссия авыл Сабантуен кабул итәчәге турында хәбәр итте һәм Малмыж районы яшәеше, районда узган чаралар турында сөйләде.

Шулай ук биредә Киров өлкәсенең Закон чыгару җыелышы депутаты Илгиз Борһанов, Киров өлкәсе татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Язилә Әсхәтдинова, Үзәкләшкән дини оешма Киров өлкәсе мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе Нияз хәзрәт Кашапов, “Дуслык” Киров өлкәсе атналык газеты баш мөхәррире Гөлнара Габдрахманова, Малмыж үзәк китапханәсе методисты Сәрия Хәлиуллиначыгыш ясады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*