tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кырымтатар галиме Гаспралының дошманнарын дусларга әйләндергән очракны сөйләде
Кырымтатар галиме Гаспралының дошманнарын дусларга әйләндергән очракны сөйләде

Кырымтатар галиме Гаспралының дошманнарын дусларга әйләндергән очракны сөйләде

Филология фәннәре докторы, профессор, кырымтатар филологиясе фәнни-тикшеренү институты директоры Исмәгыйль Кәримов Исмәгыйль Гаспралының дошманнарын дусларга әйләндергән очракны сөйләде.

«Гаспралы һәм „Тәрҗеман“ газетасы» темасына чыгышын әзерләгәндә, галим «Тәрҗеман» газетасының барлык подшивкаларын җентекләп өйрәнгән. Исмәгыйль Кәримов Гаспралы белән бәйле бер кызыклы фактка юлыккан.

«1870 елларда мәдрәсәдә рус теле укытканда, аның кыңгыравы булган, шуның белән тәнәфес игълан иткән. Студентлар моны ошатмаган, алар монда христианчылык күренеше күргәннәр. „Без мөселман мәдрәсәсендә бу символны кабул итә алмыйбыз“ дигәннәр. Гаспралы „бу бары тик корал гына“ дип аңлатып караган — исбатлый алмаган. Конфликт тирәнгә кергән, аңа я китәсең, я мәетеңне алып чыгалар, дип янаганнар», — дип сөйләде Кәримов.

Бу 1876 ел була. Гаспралы мәдрәсәдән киткән. Докладчы 1914 елның 11 сентябрендә аны җомга көнне җирләргә 6 меңнән артык кеше килгәнен әйтте. Кырым тарихында бу шулкадәр күп кеше катнашкан беренче җирләү булган.

«Сәгать 15 тә ул җир куенына салына. Кешеләр кире кайта башлый. Кызык факт: кешеләр кабердән киткәч тә, кабергә бер төркем кешеләр килеп, „безнең әти“ дип, башларын кабергә ия-ия үксеп елаганнар. Кемнәр булган болар? Бу шул аны мәдрәсәдән китәргә мәҗбүр иткән студентлар булган икән», — дип белдерде Исмәгыйль Кәримов.

«Гаспралының эше, дипломатиясе нәтиҗәсе бу. Студентлар еллар узгач, аның хаклыгын аңлаган. Ул дошманнардан да дуслар ясый алган һәм хәтта аны әти урынына күргәннәр. Ул җәмгыятьне үзгәртә алган дигән сүз. Аның әхлакый принциплары, табигатьне аңлау хисе югары булган», — дип сөйләде Кырым галиме.

Гөлнар Гарифуллина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*