tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кызлар ифтар ашы уздырды
Кызлар ифтар ашы уздырды

Кызлар ифтар ашы уздырды

Бу көннәрдә Теләче район мәдәният йортының техник хезмәткәре Әлфия Фәрзетдин кызы Әхмәтҗанова 50 яшьлек юбилеен билгеләп узды.

Район волонтерлары, һәм шул исәптән Әлфия апа да, махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм йөзеннән,  төрле акцияләр уздырып торалар. Менә алар , шулай тагы да бердәм җыелып, ямьле Рамазан аенда, ифтар ашы да уздырганнар.

Әлфия апаны юбилее белән тәбрик итеп, аңа саулык, сабырлык, гаиләләрендә тигезлек, улы Ришатның  махсус хәрби операциядән исән – имин  кайтуын теләп калабыз. Туачак таңнарыбыз, киләчәк көннәребез кояш кебек якты, нурлы, күк йөзе һәрвакыт аяз булсын иде! Дога кылып ил-көнебезгә тынычлык, иминлек сораган, Рамазан ае буе ураза тоткан һәр кешегә Аллаһ үзенең әҗер-савапларын бирсен иде! Эшләгән изгелегегез үзегезгә әйләнеп кайтсын, кызлар!

Чыганак: tulachi.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*