tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ялтыр кашлы чулпы-алкаларым
Ялтыр кашлы чулпы-алкаларым

Ялтыр кашлы чулпы-алкаларым

Борынгы заманнардан килгән көмеш алкалар, муенса-беләзекләр, чулпыларга мода кире кайта. Сыйфатлы, матур милли бизәнү әйберләре кыйммәт тора. Иске Вәрәш авылында яшәүче Айгөл Ганиева аларны үзе ясый.

– Бизәнү әйберләрен ясарга алынуымның төп сәбәбе эшем белән бәйле, – ди ул. – Авыл мәдәният йортында директор булып эшли башлагач, милли, дини чараларда катнашу өчен милли бизәнү әйберләрен таба алмый интектек. Алка, чулпы, муенсаларны кибетләрдә табып булмый. Шуның өстенә бәяләре бик кыйммәт, шуңа үзем ясап карарга булдым.

Интернет челтәрендә эзләнә торгач, Айгөл бизәнү әйберләрен ясаучы ханым белән таныша.

– Бизәнү әйберләрен ясау, эскизлар булдыру, материаллар табу хакында сөйләштек. Танышым ачык кеше булып чыкты: барысын да җентекләп аңлатты, эскизлар да җибәрде. Кирәкле материалларны алгач, алка ясап карадым, – ди Айгөл.

Якыннарының соклануын, хуплавын күргәч, муенсалар, чулпылар да ясый башлый Айгөл Ганиева. Башта кирәкле материалларны табу кыен була. Хәзер аларны кибетләрдән алырга була. “Шәһәр кибетләрендә сайлау мөмкинлеге зуррак. Тегү, кул эшләре өчен материаллар сатылучы кибетләрне иренмичә йөреп чыгам”, – ди ул.

Фәридә Гайнетдинова

Чыганак: muslumirc.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*