tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Чечен Республикасының милли сәясәт, тышкы элемтәләр, матбугат һәм мәгълүмат буенча министры белән очрашты
Данис Шакиров Чечен Республикасының милли сәясәт, тышкы элемтәләр, матбугат һәм мәгълүмат буенча министры белән очрашты

Данис Шакиров Чечен Республикасының милли сәясәт, тышкы элемтәләр, матбугат һәм мәгълүмат буенча министры белән очрашты

Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров эш сәфәре белән Чечен Республикасында. Биредә ул эшен Грозный шәһәрендә Чечен Республикасының милли сәясәт, тышкы элемтәләр, матбугат һәм мәгълүмат буенча министры Әхмәт Дудаев белән очрашудан башлады. Алар 30 нче июньдә уздырылачак Сабан туена әзерлек мәсьәләләре хакында фикер алышты.

Соңрак милли бәйрәмне оештыру турында фикер сөйләшүләр Чечен Республикасының милли сәясәт, тышкы элемтәләр, матбугат һәм мәгълүмат буенча министры                   урынбасары Сәид-Магомед Бәширов белән очрашуда дәвам итте.

Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды җитәкчесе Нурия Хашимова, Бөтендөнья татар конгрессының Республика иҗтимагый Фонды директоры Артур Сабиров, “Көрәш” халыкара федерациясе вице-президенты Равил Ногуманов, Чечен Республикасы милли сәясәт һәм тышкы элемтәләр департаменты директоры Сурхо Мунаев, милли сәясәт бүлеге башлыгы Элиза Хурцева һәм башкалар катнашты.

Очрашуның темасы Чечен Республикасында милли Сабантуй бәйрәмен оештыру иде. Исегезгә төшерәбез, бәйрәмне оештыру мәсьәләсе быел Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның Чечен Республикасына сәфәре барышында монда яшәүче татарлар тарафыннан күтәрелгән иде. Милли Шура рәисе бәйрәмгә әзерлек һәм оештыру эшләрен үз контролендә тота. Бүгенге сәфәр кысаларындагы очрашулар Чечен Республикасы башлыгы Рамзан Кадыйров күрсәтмәсе нигезендә үтә.

Чечен Республикасында хәзерге вакытта 1237 татар яши. Аларның биредә яши башлавына 300 еллар тирәсе, алар кумык теленә якын телдә сөйләшәләр. Шелково районы Гребенская станицасы элек Чечен татарлары телендә Сарапан районы Яңакала дип атап йөртелгән. Сугыш вакытында һәм сугыштан соңгы елларда яшьләрнең күбесе тирә-як төбәкләргә таралышкан, алар җәйләрен туган ягына кайта. Гребенская татар милли мәдәни үзәге – Шелковской районы үзәкләштерелгән китапханә системасының бүлеге.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*