tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгородта Ваһапов фестиваленең 20 еллыгы уңаеннан зур бәйрәм концерты узачак
Түбән Новгородта Ваһапов фестиваленең 20 еллыгы уңаеннан зур бәйрәм концерты узачак

Түбән Новгородта Ваһапов фестиваленең 20 еллыгы уңаеннан зур бәйрәм концерты узачак

Күренекле якташыбыз, татар халкының бөек җырчысы Рәшит Ваһапов исемендәге Татарстан Республикасының иҗтимагый татар мәдәнияте фонды директоры, икенче бер күренекле якташыбыз Рифат Фәттахов, Ураза гаетенә туры китереп, 11 апрель көнне Түбән Новгородның яшь тамашачылар театрында (ТЮЗ) Ваһапов фестиваленең 20 еллыгы уңаеннан зур бәйрәм концерты оештырачак.

«Фондның 20 еллык эшчәнлеге тарихында Ваһапов фестиваль-концерты белән Россиянең 49 регионын­да, 13 чит илдә һәм 11 тапкыр Мәскәүдә милләтебезнең чын сәнгатен күрсәткән тамашалар биреп кайткан булсак, Рәшит Ваһапов туган төбәктә, ул укыган Түбән Новгород шәһәрендә бер кат кына булганбыз икән. Шуңа Рамазан аен күркәм генә уздырып, Ураза гаетен матур гына каршылап, барча якташ-милләттәшләремне 11 апрельдә кич белән Түбән Новгородның яшь тамашачылар театрында көтеп ка­лам”, – ди Рифат Әхмәт улы.

Шуны да ассызыклап үтәргә кирәк, күптән түгел Сафаҗайда узган “НижгарСылу-2024” конкурсында катнашучыларның һәрбересе Ваһапов фонды исеменнән бу концертка икешәр чакыру билеты белән бүләкләнде.

Өлкә үзәгендәге ТЮЗның 800 урынлы тамашачылар за­лын 11 апрель көнне тутырып килсәк, Нижгар татарлары бердәмлеген кабат исбатлар идек.

Бу өлкәдә Совет заманындагы мисалга да кайтырга мөмкин. Мәсәлән, хәлле СПК һәм фермер хуҗалыклары башлыкла­ры, эшлекле эшмәкәрләр һәм учреждение җитәкчеләре үзләренең алдынгы һәм ышанычлы хезмәткәрләренә мәдәни ял йөзеннән шушы концертка барып кайтуны оеш­тыра алса, бик шәп булыр иде.

Афишадагы артистларга күз ташласагыз, аларның барысы да күренекле җырчылар, ә “Казан нуры” оркестрының уйна­вын тереләтә күрү – иманым камил, ул сезнең өчен үзе бер зур ачыш һәм бәхет булачак.

 Олег Әндәрҗанов.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*