tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Баулы районында ифтар ашлары дәвам итә
Баулы районында ифтар ашлары дәвам итә

Баулы районында ифтар ашлары дәвам итә

Салих авылында, Мәскәү өлкәсенең беренче вице-губернаторы Илдар Габдрахманов булышлыгында, мәчет төзелүен хәбәр иткән идек инде. Авыл халкы бирегә авыз ачу мәҗлесенә җыелган.

“Мәчетебездә беренче ифтар ашын оештыруны да Илдар Нуруллович тәкъдим итте һәм аны үткәрүгә иганә ярдәме күрсәтте”, – дип хәбәр итте Салих авылы китапханәчесе Ләйсәнә Таһирова.

Ифтар мәҗлесендә Баулы районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин, Салих авыл җирлеге башлыгы Заһит Галләметдинов, Кызылъяр авылыннан Зәйтүн хәзрәт Гәрәев, Салих авылының “Нәҗметдин” мәчете имам-хатыйбы Исмәгыйль хәзрәт Закиров һәм авыл халкы катнашкан. Авыз ачуга барлыгы 32 кеше җыелган.

“Илдар Нурулловичның, авыл халкы фикерен тыңлап, зурлап, бабасының туган авылында шундый күркәм мәчет салдыруы – зур изге эш. Авыл халкына мәчеткә җомга намазларына, тәравих намазларына җыелырга язсын.  Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен уздыру, яшьләрне дә мәчеткә җәлеп итү, аларны намазга бастыру – беренче мөһим эшләр,  – дип билгеләп үткән Ринат Хәмидуллин. –  Барыгызга да ныклы сәламәтлек телим. Ил-көннәр тыныч булып, махсус хәрби операциядәге якташларыбызга исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп булсын”.

Зәйтүн хәзрәт Гәрәев һәм Исмәгыйль хәзрәт Закиров вәгазьләр, Коръән аятьләре укыганнар, Рамазан аеның фазыйләтләре турында сөйләгәннәр.
Кояш батып, авыз ачканнан соң, ахшам намазы укыганнар. Аннары мул табын артында ифтар ашы үткәрелгән. Аны авыл ханымнары Гөлчәчәк Закирова, Тәслия Галиева, Ләйсәнә Таһирова, Гүзәл Сафиуллина, Миләүшә Шәймәрданова әзерләгән.

Авыл халкы, мәчет салдырганы, мул ифтар табыны оештыруга ярдәм иткәне өчен, Мәскәү өлкәсенең беренче вице-губернаторы Илдар Габдрахмановка, аш-су әзерләүчеләргә бик рәхмәтле. Ифтарга килүчеләр тәравих намазы да укыганнар.

Чыганак: bavly-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*