tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Лаемтамак авыл клубы каршында эшләүче “Дуслык” җыр, бию ансамбле яңа концерт программын тәкъдим итте
Лаемтамак авыл клубы каршында эшләүче “Дуслык” җыр, бию ансамбле яңа концерт программын тәкъдим итте

Лаемтамак авыл клубы каршында эшләүче “Дуслык” җыр, бию ансамбле яңа концерт программын тәкъдим итте

Тубыл районы Лаемтамак авыл клубы каршында эшләүче “Дуслык” җыр, бию ансамбле яңа концерт программы белән Күкрәнде, Ләчек авылларында булып кайттылар. Күрше авылларда иҗади очрашулар гореф-гадәткә әверелде. Быел транспорт мәсъәләсен чишүдә ярдәм иткән Тубыл район мәдәният үзәге директоры Сергей Мокроусовка рәхмәтләребезне юллыйбыз. Микроавтобуста ерак юлны рәхәтләнеп, җырлап бардык. Якташларыбыз белән очрашып, иҗатыбызны күрсәттек. Моңлы, матур эстрада җырларын башкаручыларны, җырчыларны, биючеләрне, алып баручының чыгышлары авыл тамашачыларының кәефләрен күтәрде.

Мондый аралашулар, тәҗрибә белән уртаклашу артист кеше өчен бик кирәк. Күкрәнде, Ләчек авыл клублары хезмәткәрләре Эльвира Ташбулатовага җылы рәхмәт сүзләребезне юллыйбыз. Безне ерактан килгән кунакларны сыман каршы алдылар. Милли ризыклар, чәй табыны артында сөйләшүләр, чыгышларны, җырларыбызны алкышлар белән озатулары “Дуслык” ансамбле артистларын канатландырды.

Ансамблебезгә, җитәкчебез Вилдан Маметгалиевка рух, яңа дәрт өстәде. Халкыбыз татар җырларны, биюләрне яратып тыңладылар, карадылар. Авыл халкыбызның кунакчыллыгын, татар мәдәниятенә мәһәббәтен күреп кайттык. “Дуслык” ансамбле коллективына яңа иҗади уңышлар, халкыбызга тынчылык телик. Үзешчән артистларыбызны җылы каршы алган якташларыбыз да мактау сүзләренә лаеклы.

                                Шаһинур Маметгалиева,

Лаемтамак.

Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*