tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Лаеш мөхтәсибәтенең Гәбиш авылы мәчете янында балалар мәйданчыгы ачылды
Лаеш мөхтәсибәтенең Гәбиш авылы мәчете янында балалар мәйданчыгы ачылды

Лаеш мөхтәсибәтенең Гәбиш авылы мәчете янында балалар мәйданчыгы ачылды

Рабигыль-әүвәл аеның 29 нчы көнендә (14 октябрь) Лаеш районы Гәбиш авылы мәчете каршында балалар мәйданчыгы ачылды. Күптән көтеп алынган комплекста мәхәллә халкы, кайткан кунаклар – барысы да шөгыльләнә алачак. Биредә баскетбол, волейбол һәм футбол уйнау мәйданчыклары, тренажер комплекслары эшли. Спорт стенкасында һәм турникта тартылырга мөмкин.

Авыл халкының сөенечен бүлешеп, рәсми ачылыш тантанасы дәрәҗәле кунаклар катнашында узды. Изге теләкләрен Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов, Лаеш якташлыгы җитәкчесе Азат Гайнетдинов, Лаеш районы имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов җиткерде.

Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов, балалар мәйданчыгын оештыруга үз өлешен керткән битараф булмаган затларга рәхмәт әйтеп: “Балалар мәйданчыгын төзүдә катнашкан Лаеш районының “Туган як” якташлыгына, эшкуарларга һәм авыл халкына рәхмәт. Сезнең игелекле эшләрегез балаларда спорт рухын, физик көчне үстерергә һәм саф һавада вакытны файдалы итеп үткәрергә ярдәм итә”, – диде.

Әлеге проектны гамәлгә ашыруда ярдәм иткән өчен хәйриячеләргә һәм активистларга мөхтәсибәт исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Чыганак: dumrt.rul

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*