tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Лена Шагыйрьҗан вафат
Лена Шагыйрьҗан вафат

Лена Шагыйрьҗан вафат

Бүген кайгылы хәбәр килеп төште. Татарстанның халык шагыйре Лена Шагыйрьҗан вафат булды.

ШАГЫЙРЬне шигыре белән искә алыйк.

Ачы сагыну

Сагыну уты өтә йөрәгемне,
Күрешү өмете чөнки өзелгән…
Бердәнберләр, алыштыргысызлар
Хәтер дисбесенә тезелгән…

Ишетәм күк кайчак дәшүләрен,
Тутыргандай бушлык сагышын.
Шул авазлар гына көйлидер күк
Гомерем елгасының агышын…

Үз көенә йөзми инде көймәм,
Хәтер ярларына тукталып.
Очып киталмыйсың хыялда да,
«Күреп кайтыйм» диеп укталып.

Һәр югалткан җанга «көтәм!» диеп
Хәбәр салалмыйсың талпынып.
Йөрәгеңне ут ялкыны сыман
Куырып ала юклык салкыны.

Ямансулап, гаҗизлеккә батам,
Бер чара юк – шунысы йөдәтә.
Бергә чаклардагы бәхетемә
Сагыну белән түлим йөзләтә…

Ах, юксыну!..

Өмет белән генә
Татлы икән бит син кешегә…
Җан күшегә… догалардан гайре
Бер дәва юк сагыну хисенә…
Туган илкәй бар дөньяда…
Бер ханга да, патшага да,
Башкага да карамастан,
Туган илкәй бар дөньяда –
Ыруг чәчәк аткан бөстан.

Туган Илкәй – исе таныш,
Төсе таныш, бишек – камыш…
Төнен – байгыш, көнен – аккош,
Иртә-кичен хуш ис аңкыш…

Тирәкләре, тупыллары,
Чыпчыклары, былбыллары,
Көчекләре, сыерлары –
Сиңа – җирдәш, якташ – бары.

Кышларын – ак бураннары,
Чеметеп ала торганнары, –
Үзеңнеке, сүзеңнеке –
Болын-кыры, урманнары…

Атлауларым шул җир буйлап,
Язлар киләсене уйлап,
Кышлар чыккач, язылып бер
Кинәнәсең – сабантуйлап.

Оҗмахларга эләксәң дә,
Туган Илкәй калыр җанда…
Ул ич сиңа өлеш биргән,
Барлыгыңны сугып санга.

Сусаганга теләк телим:
«Чишмәләрдән су алгыры!»
Яман теләк яный кемгә? –
«Илсез-ватансыз калгыры…»

«Глобальләшә дөнья» дип
Ишетсәк тә дошман-дустан,
Кече Җир бар Олы Җирдә –
Үзебез туган куыш, ыстан…

Шөкер итәм, әрнесәм дә
Тарих тулы үкенеч-зарга, –
Әткәм-әнкәм, әби-бабам
Гомер иткән Ил-җир барга…

Лена Галимҗан кызы Шакирҗанова 1945 елның 4 июнендә Татарстан АССРның Актаныш районы Пучы авылында укытучы гаиләсендә туган. Бала чагы һәм мәктәп еллары Татарстанның Арча районы Күлле Киме авылында уза, шунда 1962 елны урта мәктәпне тәмамлый. 1967 елда Казан дәүләт педагогия институтының атар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлагач, Л. Шакирҗанова бер ел Казан шәһәренең 80 мәктәбендә укытучы, аннары, 1968—1973 елларда, Татарстан дәүләт Җыр һәм бию ансамблендә җырчы-артистка булып эшли. 1974 елда ул Татарстан радиокомитетына тәрҗемәче хезмәтенә күчә.

Л. Шакирҗанова поэзия жанрында иҗат итә. Беренче шигырьләре мәктәптә укыган елларында район газетасында һәм «Пионер» («Ялкын») журналында басылалар. 1970 елдан бирле шигъри цикллары белән даими рәвештә «Казан утлары», «Азат хатын» журналларында һәм республиканың башка көндәлек матбугат органнарында катнашып килә. 1977 елда шагыйрәнең бер төркем шигырьләре «Кызлар җыры» исемле күмәк җыентыкка урнаштырыла, ә 1982 елда «Мөлдерәмә күңел» дигән мөстәкыйль китабы дөнья күрә.

Л. Шакирҗанова — нигездә лирик-публицистик поэзия тарафдары. Интим-шәхси кичерешләрен ул заманның иҗтимагый фикере, әхлакый проблемалары белән тыгыз бәйләнештә бирергә омтыла. Шигъри стиле йөгерек, пөхтә, тормышчан детальләргә һәм халыкчан гыйбарәләргә, бизәкләргә муллыгы белән аерылып тора.

Л. Шакирҗанова—1984 елдан СССР Язучылар союзы члены.

«Боҗра вә Хөҗрә: Шигырьләр, поэмалар» (Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2002 ел) һәм «Сагынмалык: Истәлекләр, багышламалар» (Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2005 ел) җыентыклары өчен Лена Галимҗан кызы Шакирҗанова 2011 елда Г. Тукай премиясенә ия була. 2016 елда «Татар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык иҗади эшчәнлеге өчен» Татарстан Республикасының халык шагыйре исеме бирелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*