Британиянең инде 11 ел чыгучы OCA Magazine журналы, үз тарихында беренче тапкыр, Евразия Иҗат Гильдиясенә (Лондон) кергән күренекле шәхесләр белән әңгәмәләрне туплап чыгарды. Журналның әлеге чыгарылышында төрле илләрнең төрледән-төрле өлкәләрдә хезмәт куючы 40 татантлы шәхесе үз иҗатларына һәм тормышларына йогынтысы хакында сөйлиләр. үз иҗатларына һәм тормышларына йогынтысы хакында сөйлиләр.
Шагыйрь Ленар Шәех – Евразия Иҗат Гильдиясенең күренекле шәхесләре исемлегенә кергән бердәнбер татар. Журналга биргән әңгәмәсендә ул беркемне дә битараф калдырмаячак шәхси тарихлары, истәлекләре белән уртаклаша.