tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яшел Үзәндә ТАССРның 100 еллыгына ак чәчәктән барс ясап куйганнар
Яшел Үзәндә ТАССРның 100 еллыгына ак чәчәктән барс ясап куйганнар

Яшел Үзәндә ТАССРның 100 еллыгына ак чәчәктән барс ясап куйганнар

Яшел Үзән башлыгы Михаил Афанасьев районга керү юлында фацелия чәчәргә тәкъдим иткән.  ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан, фацелия чәчәкләре уртасына ак барс та ясап куйганнар. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сокуры авылы янындагы шундый кыр фотосессияләр өчен бик популяр урын булган.

«Михаил Павлович монда фацелия кырын чәчәргә тәкъдим итте, бик матур килеп чыкты, аннары бездә биредә ак барс ясау идеясе барлыкка килде. Бу ТАССРның 100 еллыгына һәм Республика көненә бүләк. Без Татарстаныбызны, районыбызны, шәһәребезне һәм үзебезнең иҗатыбызны яратабыз — бу туган җиргә һәм аның халкына хөрмәт күрсәтү, үз мәхәббәтеңне күрсәтү ысулларының берсе», — дип сөйли барсны булдыру инициаторы, эшкуар Азат Мифтахетдинов.

Шунысы игътибарга лаек, зур ак барсны Осиново авылының «Пилотсызларны проектлаштыру технологияләре» түгәрәгенә йөрүче Карпов исемендәге лицей укучылары квадракоптердан фотога төшергән. Алар, үз белемнәрен практикада куллану өчен кырга чыккан.

«Югарыдан без ак чәчәкләрдән ясалган зур барс рәсемен күрдек, бу бик матур һәм үзенә җәлеп итә. ТАССРның 100 еллыгына кызыклы бүләк», — ди лицейның 10 сыйныф укучысы Эмиль Гомәров.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*