tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Мамадышта «ЅиппуФЕСТ» Бөтенроссия креатив чаналар фестивале узачак.

ВИДЕО: Мамадышта «ЅиппуФЕСТ» Бөтенроссия креатив чаналар фестивале узачак.

6 февральдә Мамадышта «ЅиппуФЕСТ» Бөтенроссия креатив чаналар фестивале узачак. SunnyФЕСТ – ул таудалардан тиз төшү өчен кулдан ясалган креатив чаналарның ачык фестивале. Чарада катнашуга 18 яше тулган кешеләр чакырыла. Приз фонды – 150  мең сумны тәшкил итә. “SunnyФЕСТ” – чана ярышлары гына түгел, ә истә калырлык кышкы бәйрәм  дә. Чара кысаларында халык кәсепләре күргәзмәсе белән танышырга, төрле мастер-классларда катнашырга һәм районның авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алырга мөмкин булачак. Чаналар фетивалендә катнашу өчен заявкалар 1 февральгә  кадәр кабул ителә. Тулырак мәгълүматны  экранда күрсәтелгән телефон номеры аша алырга мөмкин.

trt-tv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*