tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мамадышта булып кайттык
Мамадышта булып кайттык

Мамадышта булып кайттык

15-16 июль көннәрендә Татарстан Республикасының Мамадыш районында Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче Региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының “Тарихны язмыйлар күкләрдә, языла яшәгән җирләрдә” исеме астында ике көнлек күчмә утырышы булып узды. Әлеге чарада 6 Ерак һәм Якын чит илдән, Россиянең 40ка якын регионыннан һәм Татарстанның 41 шәһәр-районыннан 150гә якын “Ак калфак”лы ханым катнашты. Безнең өлкәдән дә ике кеше юлланды бу чарага – Уразавыл мәктәбе укытучысы (Кызьмавыл) Гөлсинә Исмаилова һәм мин – Сафаҗай балалар бакчасы тәрбиячесе Роза Сәлахетдинова.

Шушы зур оешканлык белән узган искиткеч чарада катнашуыбызга бик шатбыз, алган тәэсирләребез сүз белән сөйләп бетергесез.

Казанда Бөтендөнья татар конгрессы бинасы янына җыелып, зур автобуслар белән Мамадышка юл тоттык. Танышып, аралашып бара торгач, өч сәгатьлек юл сизелми дә үтте. Анда безне бик матур, тантаналы итеп каршы алдылар.

Беренче тукталышыбыз Кече Сон авылында булды, биредә музыкаль мәктәп бар икән, укытучылары, укучылары төрле инструментта уйный, ә иң сокландырганы курайчылар булды, татар халкының шушы борынгы инструмент тавышы күңел түрләренә үтеп керде.

Программа буенча беренче көн сәнгать дөньясына өч бөек шәхес – Заһидулла, Фәрит, Мирсәет Яруллиннарны биргән шушы Кече Сон авылында узды. Шунда ук аларга багышланган скверны ачу тантанасында катнаштык, Яруллиннар музеенда, авыл мәктәбенде, мәчеттә булдык, мәдәният йортындагы искиткеч чараларда катнаштык, авылның үрнәк гаиләләре белән таныштык. Бу җирлектә генә пешерелә торган ризыкларны әзерләү буенча мастер-класс та алдык. Мәктәптә оештырылган төшке аштан соң Кирмән җыены башланды. Хан каберлекләре, Җидегән чишмә, һөнәрчелек мәйданчыклары, хәрәкәтле күргәзмәләрдә булдык, әрвахлар рухына дога кылдык. Кич белән, Мамадышның үзәк урамы буйлап йөргәннән соң, мәдәният йортында халык театрының “Данәгөл” спектаклен карадык.

Икенче көнне пленар утырышта катнашучыларны “Ак калфак” оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров җылы сәламләп, эчтәлекле чыгыш ясадылар, хатын-кызның җәмгыятьтә тоткан роленең мөһимлеген билгеләп үттеләр. Тагы чыгыш ясаучылар да булды, Мамадыш районының җирле “Ак калфак” оешмасы рәисе үзләренең эшчәнлеге белән таныштырды. Аны тыңлап утырганда безнең өлкәдә Зилә ханым Ахмадуллина җитәкчелегендәге шул ук оешмабызның эшчәнлеге белән чагыштырдык – бер дә алардан ким эшләмибез икән, хәтта артык дияр идем.

Тулаем алганда, искиткеч зур оешканлык белән узган күчмә утырыш гел уңай тәэсирләр калдырды, бик күпне күреп, тәҗрибә туплап кайттык, анда күргәннәрне үз эшебездә дә кулланырбыз, әлбәттә. Яңа танышлар да таптык һәм алар белән дә гел элемтәдә булып, тәҗрибә уртаклашып эшләрбез дип беләм.

Шулай ук юлда барганда бар җирдәге тәртип, төзеклелек шаккатырды, ә инде Мамадышның үзен әйткән дә юк – чисталык, матурлык искиткеч, 16 мең чамасы кеше яшәгән район үзәгендә дүрт (!) завод кына бар. Биредә бар нәрсә дә халык өчен эшләнгәнлеге бер караштан күренә. Менә кемнәрдән үрнәк алырга кирәк! Кыскасы, күпне күреп, бар нәрсәгә сокланып кайттык, үзебезнең оешма уздырачак чараларның берсендә сөйләрбез, Аллаһы боерса, ә әлегә бу чарада катнашу мөмкинлеге тудырган өчен Зилә ханыма олы рәхмәтләребезне белдерәбез.

Роза СәЛАХЕТДИНОВА,

балалар бакчасы тәрбиячесе.

Түбән Новгород өлкәсе, Сафаҗай.  

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*