tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәдәният министры татар телен укытуга кагылышлы сораштыру башлаган
Мәдәният министры татар телен укытуга кагылышлы сораштыру башлаган

Мәдәният министры татар телен укытуга кагылышлы сораштыру башлаган

Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова инстаграмдагы сәхифәсендә татар телен укытуга кагылышлы сораштыру башлаган.

«Туганыбызның улы быел беренче сыйныфка бара. Гаиләдә рус телендә генә сөйләшәләр. Әмма алар татар мәктәбенә укырга керергә ниятлиләр. Киявем татар гимназиясен, кызым рус-инглиз мәктәбен бетерде. Һәм без бәхәсләштек. Бүген тормышта нинди телләр кирәк? Ә сезнең тормышыгызда туган тел ни өчен кирәк? Ә киләсе постта мин үземнең позициямне язармын», — ди ул.

Биредә комментарийлар язганнар. «Туган тел туган тел инде ул. Үзенең туган телен белмәгән кеше кем була? Балалар белән өйдә татарча гына сөйләшергә кирәк. Үзенә кирәк телне алар теләсә-кайчан өйрәнә ала», диләр. Күбесе «Һәркем үз туган телен белергә тиеш», дип санавын әйтә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*