tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Менделеевск районы бавырсагын Россия рекордлар китабына керттеләр
Менделеевск районы бавырсагын Россия рекордлар китабына керттеләр

Менделеевск районы бавырсагын Россия рекордлар китабына керттеләр

Менделеевск районы Казандагы Республика Сабан туенда илдәге иң зур бавырсакны тәкъдим итте. Аның авырлыгы 1634,6 килограмм, күрсәткечләрне Россия Рекордлар китабы вәкилләре теркәгән.

Районның матбугат хезмәтендә ачыклап үтүләренчә, бер ярым тоннадан артык авырлыктагы баллы ризыкны 30 кешедән торган команда җыйган. Аны әзерләү өчен өч көн вакыт үткән. Рекордлы ризык өчен 700 килограмм камыр һәм бер тоннадан артык шикәр белән бал кирәк булган. Композицияне 20 сәгать дәвамында 10 кеше җыйган. Бавырсакны үлчәү өчен Россия Рекордлар китабы экспертына 3 сәгать вакыт кирәк булган.

Россиядә моңа кадәр булган иң зур бавырсакның авырлыгы 231 килограмм булган. Менделеевск районының казанышы экс-рекордсменны 7 тапкыр узды.

“Безнең ишегалдында без традицияләрне саклауга басым ясадык, һәм бавысак та шулай ук Менделеевскидагы традицион рецепт буенча әзерләнде», – дип билгеләп үтте Менделеевски районы башлыгы Радмир Беляев.

Моннан тыш, барлык кунакларны мичтә пешерелгән традицион Менделеевск коймаклары белән сыйладылар.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*