tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәү ислам институты һәм Болгар ислам академиясе хезмәттәшлек турында килеште
Мәскәү ислам институты һәм Болгар ислам академиясе хезмәттәшлек турында килеште

Мәскәү ислам институты һәм Болгар ислам академиясе хезмәттәшлек турында килеште

Мәскәү ислам институты һәм Болгар ислам академиясе арасында фәнни-мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек итү турындагы килешүгә кул куелды. Документны уку йорты ректорлары Дамир Мөхетдинов һәм Данияр Абдрахманов «Россиядә ислам дине фикере: өйрәнү тәҗрибәсе һәм перспективалары» темасына «Фәхретдин укулары» VII Бөтенроссия фәнни-гамәли онлайн-конференция кысаларында имзалады.

 Килешү төп һәм өстәмә белем бирү, фәнни-мәдәни проектларны үстерү һәм фәнни тикшеренүләргә ярдәм итү өлкәсендә Мәскәү ислам институты һәм Болгар ислам академиясе арасында партнерлыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытуны күздә тота.

Аерым алганда, яклар профессор-укытучылар составы белән алмашырга, ике югары уку йорты студентларына магистратура һәм докторантура программалары буенча белем алу мөмкинлеген бирергә, курслар, семинарлар, уртак конференцияләр, фәнни аралашулар, симпозиумнар уздырырга, уртак дистанцион белем бирү программалары оештырырга, уртак уку программалары төзергә килеште.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*