tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә «Чикләвек» уенында катнашучыларга татарча открыткалар өләштеләр
Мәскәүдә «Чикләвек» уенында катнашучыларга татарча открыткалар өләштеләр

Мәскәүдә «Чикләвек» уенында катнашучыларга татарча открыткалар өләштеләр

Мәскәүдә 28 ноябрьдә Әниләр көненә һәм Татарстан Республикасында Халыклар бердәмлеге һәм туган телләр елына багышланган «Чикләвек» интеллектуаль уены булды. Һәр катнашучыга татар телендә истәлекле открытка бүләк иттеләр.

Бу юлы уен Мәскәү шәһәренең Инновацияләр агентлыгы мәйданчыгында барды, дип хәбәр итә оештыручылар.

«Чикләвек» интеллектуаль уены беренче тапкыр ике форматта — офлайн һәм онлайн итеп үткәрелде. Чарага төрле илләрдән һәм Россия төбәкләреннән командалар кушылды.

18 команда читтән торып, 21 команда турыдан-туры катнашты. «Чикләвек» интеллектуаль уенында барлыгы 200дән артык кеше булды. Санкт-Петербургтан һәм Казаннан уенга махсус килүчеләр дә бар иде.

Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр — «Алга» брендлы киемнәр кибетенә сертификатлар һәм «Казан күчтәнәче» фирмасыннан бүләкләр тапшырылды.

Чарада РФ Диния нәзарәте рәисе урынбасары Шамил хәзрәт Аляутдинов, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин, җырчы һәм композитор Радик Яруллин катнашты. «Кунаклар уенның уникальлеген, әзерлекнең югары дәрәҗәсен һәм сорауларның эшләнгәнлеген билгеләп үтте», — ди оештыручылар

«Чикләвек» интеллектуаль уены Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге ярдәмендә вәкиллек каршындагы Яшьләр Советы тарафыннан 2019 елдан башлап үткәрелә, диелә хәбәрдә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*