tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә «Зөләйха күзләрен ача» фильмын күрсәтү кичектерелә
Мәскәүдә «Зөләйха күзләрен ача» фильмын күрсәтү кичектерелә

Мәскәүдә «Зөләйха күзләрен ача» фильмын күрсәтү кичектерелә

Мәскәүдә «Зөләйха күзләрен ача» фильмын күрсәтүгә бәйле 20 мартка билгеләнгән хәйрия чарасы булмаячак.

«Россия 1» телеканалы «Подари жизнь» хәйрия фонды белән берлектә «Октябрь» кинотеатрында «Зөләйха күзләрен ача» фильмының премьерасын күрсәтәчәген игълан иткән иде. 2 сәгатьлек фильмнан соң матбугат конференциясе планлаштырылды.

Бүген оештыручылар фильмның күрсәтелмәячәген хәбәр итте. Билет алган тамашачыларга компенсация буларак, Гүзәл Яхина һәм Чулпан Хаматова имза куйган «Зөләйха күзләрен ача» китабы тәкъдим ителә. Билет бәясенең акчалата кайтару варианты да бар.

Оештыручылар һәм сериал актерлары белән пресс-конференция онлайн-режимда оештырылачак.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*