tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәүлидә Фәйрузова: “Мөнәҗәт тыңлау рухи дөньямның таләбе”
Мәүлидә Фәйрузова: “Мөнәҗәт тыңлау рухи дөньямның таләбе”

Мәүлидә Фәйрузова: “Мөнәҗәт тыңлау рухи дөньямның таләбе”

Ифтар — Изге Рамазан аенда күркәм күренешләрнең берсе. Көн дәвамында ризыктан өзелеп торган организмга бәйрәм ясаудан тыш, юмартлылыкка, бердәмлелеккә дә бер мисал ул. 5 май көнне Сарапул шәһәренең Татар мәдәни үзәгендә ике бәйрәмне: ифтар һәм мөнәҗәт әйтү бәйрәмнәрен берләштереп уздырдылар.

Татар мәдәни үзәгенә ул көнне милләт­тәшләребез шактый җыелды. “Әле бирегә беренче тапкыр киләбез, күптән киләсебез килгән иде”, — диючеләр дә күп булды. Бәйрәмгә ашкынып килгән Гамбәрия апа Шәймәрданова: “Рамазан аеның ахыргы ун көнлегенә мең айдан да хәерлерәк булган Кадер кичәсе туры килә. Аллаһы Тәгалә шул кич турында аерым бер сүрә иңдерә һәм аны «Ләйләтүл кадер», ягъни «Кадер кичәсе» дип билгеләп үтә. Менә шундый көннәрдә бирегә җыелып, бер-беребез белән күрешеп, мөнәҗәтләр тыңлау зур савап”, — диде.

Бәйрәмне оештыручыларның берсе Мәүлидә Фәйрузова: “Шәһәребездә яшәүчеләрнең һәм үзебезнең теләкләрне искә алып, ифтар ашын һәм мөнәҗәт әйтүне берләштереп үткәрергә булдык. Мөнәҗәт әйтүчеләр бик аз. Яшьләр, балалар аның нәрсә икәнлеген дә белми. Мөнәҗәт тыңлау — минем рухи дөньямның таләбе дә ул. Бүгенге бәйрәмдә балалар да бар, аларның колагына да кереп калсын иде. Бәйрәмне оештырырга теләгебез бар дигәч, милләттәшләребез бик теләп ярдәм иттеләр. Һәркем кулыннан килгәнчә булышып, тәмле ризыклар әзерләделәр”, — диде.

Чыннан да, бәйрәм җылы мохиттә үтте. Мәү­лидә ханым мөнәҗәтләрнең барлыкка килүе һәм аларның төрләре белән таныштырды. Гамбәрия апа Шәймәрданова, Галия апа Хөсәенова, Әлфирә апа Насыйрова, Гөлшат апа Хәтмуллина, Рифкат Шакиров матур итеп көйләп, мөнәҗәт әйттеләр. Балалар да әлеге мөнәҗәтләрне кызыксынып тыңладылар.

Бәйрәмгә килгән милләттәшләребез оеш­тыручыларга зур рәхмәтләрен җиткереп, киләчәктә дә очрашырга сүз куешып таралыштылар. Ходай насыйп итсен, әлеге изгелекләре үзләренә савап булып барсын!

Рәфилә Рәсүлева

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*