
Лагерь Новосибирск өлкәсенең татар милли-мәдәни мохтарияте тарафыннан Татарстан Мәдәният министрлыгы, “Идел” яшьләр үзәге, Новосибирск татар мәдәни үзге ярдәме белән оештырыла.
Смена программасында – иҗади остаханәләрдә тарих, тел, вокал, халык биюләре, кулланма сәнгать буенча дәресләр. Шулай ук милли үзенчәлекләрне үз эченә алган уеннар, бәйгеләр һәм башка чаралар.
Сменаның дәвамлылыгы – 10 көн. 10-16 яшьтәге балалар кабул ителә.



