tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Милли китап» нәшриятының яңа басмасында – татар халык җырлары
«Милли китап» нәшриятының яңа басмасында – татар халык җырлары

«Милли китап» нәшриятының яңа басмасында – татар халык җырлары

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе нәшер итә торган «Татар археографиясе» сериясендә 24 нче китап булып дөнья күргән «Халык җырлары» җыентыгына XVII–XX гасыр кулъязма истәлекләрендә теркәлеп калган 11 лирик җыр һәм 473 кыска (дүртьюллык) җыр текстлары тупланган. Китапны төзүче, басмага әзерләүче һәм әтрафлы кереш мәкалә авторы – археограф, текстолог Раиф Мәрданов.

Җыр һәм моң – кешелек дөньясының иң гаҗәп могҗизаларыннан берсе. Татар халкының да хәсрәт-сагышлары, шатлык-куанычлары, гомумән, күңел халәте элек-электән җыр-моңнар белән тыгыз үрелгән. Бабай-әбиләребез борынгы заманнардан ук җырлап-көйләп күңелләренә юаныч тапканнар.

Борынгырак җыр текстлары күпсанлы шәкерт дәфтәрләрендә, иске кулъязма җыентыкларда һәм хатлар кебек язма чыганакларда хәзергәчә килеп ирешкән. Халкыбызның моң мирасы теркәлгән кулъязма истәлекләр бик-бик күп. Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә саклана торган ядкәрләр арасында да борынгы җырлар, кыска җырлар һәм такмак-такмазалар, шулай ук совет чорында иҗат ителгән җырларның текстлары бар.

Китапның беренче бүлегендә 11 җыр тексты бирелә. Аларның иң элеккесе XVII гасырның икенче яртысына карый. Татар кулъязма истәлекләренең XVIII гасырдан борынгырак чорларда иҗат ителгәннәре, иҗтимагый, тарихи һәм табигый сәбәпләр аркасында, аз күләмдә сакланып калганнар.

Әлеге беренче тупламда «Бакча-сарайда», «Үткән гомер», «Шомыртым», «Җанашым», «Башмагым» кебек лирик  җырларны  күрергә була.

Китапның икенче бүлегендә XIX гасыр башыннан алып 1930 нчы елларга кадәрге кулъязмаларда теркәлгән дүртьюллык җырлар тупланган. Җырларның күбесе гыйшык-мәхәббәт, туган җирне сагыну, авыр тормыш һ.б. турында.

Габдулла Тукай сүзләре белән әйткәндә, «җәүһәр вә якутлардан да кыйммәтле» халык җырларын өйрәнү өчен татар археографик чыганакларында бай материал тупланган. Яңа китап – моңа ачык дәлил.

kitaphane.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*