tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли китапханәдә «Московия: рождение двуглавого орла» китабын тәкъдим итү кичәсе булды
Милли китапханәдә «Московия: рождение двуглавого орла» китабын тәкъдим итү кичәсе булды

Милли китапханәдә «Московия: рождение двуглавого орла» китабын тәкъдим итү кичәсе булды

Бүген Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Россия Федерациясе Диния нәзарәте тарафыннан чыгарылган «Московия: рождение двуглавого орла» китабын тәкъдим итү булды. Ул Идел буе Болгар дәүләте халыкларының Ислам динен рәсми кабул итүенә 1100 ел тулуга багышланган иде. Чарада фән, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре катнашты.

Басманы РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең мәдәният департаменты һәм «Читай» басмасы тәкъдим итте. Проект Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты ярдәме белән тормышка ашырылды.

Чарада фән, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре катнашты. Чараның кунакларын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев сәламләде.

– Милли китапханә яшьләрне, галимнәрне, мәдәният эшлеклеләрен җәлеп итү урынына әверелде. Бүген без китап тәкъдим итү кичәсен үткәрәбез. Һәм бу чара эшчәнлекнең берничә юнәлешен берләштерә: яңалыкка омтылу, тарихны өйрәнү һәм фәнни эшчәнлек, – дип билгеләп үтте ул, – бу белемнәр үз тамырларың белән горурланырга һәм киләчәккә атларга мөмкинлек бирә. Татар тарихы Россия тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Яшь галимнәр Россия төбәкләрендә бу тарихны өйрәнү буенча эш алып бара. Бу – безнең көчебез, бердәмлегебез. Яшь галимнәргә әйтәсе килә: эшләгез, өйрәнегез, төзегез!

Шулай ук кунаклар алдында Россия Мөфтиләр шурасы рәисенең беренче урынбасары, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, «Читай» нәшрият йорты баш мөхәррире Рушан Аббясов чыгыш ясады. Ул Республика җитәкчелегенә һәм Бөтендөнья татар конгрессына китапны әзерләүдә, бастыруда һәм презентацияләүдә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Шулай ук сүз тарихчы, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте мәдәният департаменты җитәкчесе Ренат Абяновка, тарихчы, журналист Марат Сәфәровка һәм башкаларга бирелде.

Идел буе Болгар дәүләте халыклары тарафыннан Ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан Мәскәү, Мәскәү өлкәсе һәм Татарстан авторлары коллективы археологик экспедиция материаллары, яңадан кертелә торган архив чыганаклары аша, этнографик экспедицияләр «Московия: рождение двуглавого орла» китабында күпмилләтле илебезнең үткәнендә булган мәһабәт вакыйгаларның картинасын кабат ясадылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*