tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе бөек татар шагыйре Г.Тукай бюстына чәчәкләр салды
Милли Шура рәисе бөек татар шагыйре Г.Тукай бюстына чәчәкләр салды

Милли Шура рәисе бөек татар шагыйре Г.Тукай бюстына чәчәкләр салды

Бүген Башкортстан Республикасына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев бөек татар шагыйре Г.Тукай бюстына чәчәкләр салды. Бюст Туймазы шәһәренең Куйбышев урамындагы Төмәнәк Татар тарихи-мәдәни иҗтимагый үзәге территориясендә урнаштырылган. Чәчәк салганнан соң Милли Шура рәисе Татар үзәгендә булды.

Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре һәм Татарстанның атказанган артисты Фәнир Галимов матди ярдәме белән төзелгән ике катлы бинада Татар иҗтимагый тарихи-мәдәни үзәге урнашкан. Аның эшчәнлегенең төп юнәлеше булып Туймазы татарларын мәдәни яктан агарту, милли традицияләрне саклау һәм үстерү тора.

Мәдәни үзәктә очрашулар үткәрү, ял чаралары оештыру өчен шартлар тудырылган. Балаларны туган телгә өйрәтү өчен махсус класс ачылган. Якын арада татар хореографиясе һәм вокал, кул эшләре түгәрәкләре эшли башлаячак. Балаларны борынгы йолалар һәм халык уеннары белән таныштырачаклар.

Үзәктә шулай ук радиостудия бар, ул татар телендә музыкаль клиплар һәм тематик тапшырулар трансляцияли, дип хәбәр итәләр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*