tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Туймазы дәүләт татар драма театрында булды
Васил Шәйхразыев Туймазы дәүләт татар драма театрында булды

Васил Шәйхразыев Туймазы дәүләт татар драма театрында булды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Башкортстан Республикасына килде. Ул Туймазы дәүләт татар драма театрында булды.

Биредә аны Татарстан Республикасының Башкортстан Республикасындагы даими вәкиле Йосыф Якубов, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиле Альфред Дәүләтшин, «Россиянең татар авыллары» бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәисе Фәнир Галимов каршы алды.

Биредә Васил Шәйхразыев Бөтендөнья татар конгрессының бүләкләрен тапшырды. Бөтендөнья татар конгрессының «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале белән Башкорстан Республикасының һәм Татарстан Республикасының атказанган артисты Алик Зәйлалов, Башкортстан Республикасының атказанган артисты Фәндел Мөхәммәтдинов бүләкләнде.

Милләтебез алдындагы олы хезмәтләрен искә алып, татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда башкарган зур эшләре өчен Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты белән Туймазы дәүләт татар драма театрының хезмәтне саклау буенча белгече Вәгыйз Садыйков, Туймазы дәүләт татар драма театрының тегүчесе Айгөл Сабинцева бүләкләнде.

Театр 1991 елның 14 декабрендә М.Фәйзи пьесасы буенча “Ак калфак” спектакле белән ачыла. Труппаның нигезен үзешчән артистлар тәшкил итә, соңрак Уфа дәүләт сәнгать институтында Театр өчен махсус 2 актерлык төркеме әзерләнә. Театр актив рәвештә Башкортстан шәһәрләре буйлап гастрольләрдә йөри, даими рәвештә республика фестивальләрендә катнаша.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*