tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Төмәнәк авылында «Ак Өмет» мәчетендә булды
Васил Шәйхразыев Төмәнәк авылында «Ак Өмет» мәчетендә булды

Васил Шәйхразыев Төмәнәк авылында «Ак Өмет» мәчетендә булды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре Башкортстан Республикасында. Биредә ул Туймазы районында, күркәм таулар һәм елгалар арасына урнашкан Төмәнәк авылында «Ак Өмет» мәчетендә булды.

Әлеге мәчетнең ачылышы 2019 елның 7 сентябрендә булды. Төзелешкә танылган эшмәкәр Фәнир Галимов бик күп хезмәт салды.

Мәчет 150 кешегә исәпләнгән. Анда намаз бүлмәсе, 18 кешелек уку сыйныфы бар. Атнага ике тапкыр өлкәннәр һәм балалар өчен Коръән нигезләрен һәм гарәп телен өйрәнү дәресләре уза. Чәй эчәр өчен кечкенә кухня каралган. Бинага ике керү урыны бар: берсе хатын – кызлар, икенчесе ир-атлар өчен.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*