tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Бөтенроссия китапханәләр конгрессы узачак
Казанда Бөтенроссия китапханәләр конгрессы узачак

Казанда Бөтенроссия китапханәләр конгрессы узачак

Май аенда Казанда Бөтенроссия китапханәләр конгрессы узачак. Анда катнашу өчен Россиядән һәм чит илләрдән делегатлар көтелә. Форум Татарстан башкаласында беренче тапкыр үтә. Һәм кунакларны кабул итүнең төп  мәйданы Татарстан Милли китапханәсе булачак. Җыен кысаларында күп төрле чаралар үткәрү каралган. Хәзер аңа әзерлек эшләре бара. Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Татарстан Милли китапханәсе директоры Мәдинә Тимерҗанова белән очрашып оештыру эшләре хакында фикер алыштылар.

Форум чаралары вакытында дискуссия мәйданчыклары, түгәрәк өстәлләр дә уздыру планлаштырыла. Шундый секцияләрнең берсе Бөтендөнья татар конгрессы бинасында да оештырылачак. 21 майда төрле төбәкләрдән һәм илләрдән җыелган туган якны өйрәнүчеләр, тарихчылар, китапханәчеләр үзләрен борчыган мәсьәләләр хакында фикер алышыр дип көтелә.

Бүгенге очрашуда сүз чарада катнашучылар өчен уңайлы мәйданчык булдыру, әзерлек эшләре хакында барды.

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*