tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ислам мәдәният үзәгендә район ифтары үтте
Ислам мәдәният үзәгендә район ифтары үтте

Ислам мәдәният үзәгендә район ифтары үтте

Рамазан аеның өченче көнендә Засвияжье районының Ислам мәдәният үзәгендә район ифтары үтте. Анда төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, мәхәллә халкы һәм шәкертләр, татар малтабарлары катнашты.

Мәхәллә мәчете имам-хатыйбы Хасиятулла хәзрәт изге аебыз турында вәгазь сөйләде. Аннары мөселман кардәшләребезне өлкә мөфтие Илдар хаҗи Сафиуллин, район хакимияте башлыгы Наил Юмакулов, өлкә татар автономиясе рәисе Рамис Сафин, өлкә Законнар чыгару Җыелышы депутаты Денис Седов сәламләде. Алар мәхәлләне халыкка таныту, мөселманнарның бердәмлеген ныгыту, Ислам кыйммәтләрен саклап калу максатында зур эшләр башкаруы өчен Ислам мәдәният үзәге җитәкчесе Шәфикъ Иматдиновка рәхмәт белдерделәр.

“Чынлап та, мәхәлләдә эшебез күбәя генә бара. Мөгаллимәләребез Әлфия ханым белән Зөлфия ханым хатын-кызларга дин нигезләрен өйрәтәләр. Быел “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Рузия Хәлимова тырышлыгы белән балалар өчен татар теле курслары ачылды. Унбиш бала һәр якшәмбе көн саен ана телен өйрәнергә ашыгып килә. Ашханәбезне ремонтладык. Хәзер биредә никах, ифтар, корбан, балага исем кушу мәҗлесләрен рәхәтләнеп үткәрергә мөмкин”,- диде Шәфикъ Иматдинов.

Мәхәллә рәисе чишелешен көткән проблемаларны да кабыргасы белән куйды. Мәчетебез тирәсендәге юлларны төзекләндерәсе иде, яз-көз айларында пычракка батабыз, диде ул.

Ә өлкә мөфтие Илдар хаҗи Сафиуллин халыкны мәхәлләгә тагын да күбрәк тарту өчен мәчеттә азан әйтеп, биш вакыт намаз укырга, төрле буын кешеләрендә кызыксыну уятырлык вәгазьләр сөйләргә киңәш итте.

Татар автономиясе рәисе Рамис Сафин дин вә канкардәшләребезгә һәрьяклап ярдәм итүе өчен район администрациясе башлыгы Наил Юмакуловка Россия татарлары федераль татар автономиясенең Рәхмәт хатын тапшырды.

Рузия ХӘЛИМОВА

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*