tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның Җиңү көне уңаеннан котлавы
Милли Шура рәисе  В.Г. Шәйхразыевның Җиңү көне уңаеннан котлавы

Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның Җиңү көне уңаеннан котлавы

Хөрмәтле ветераннар, кадерле фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре!

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән барыгызны да Бөек Җиңү бәйрәме белән ихластан тәбрик итәм. 9 май – халкыбыз өчен иң шатлыклы, ләкин шул ук вакытта иң моңсу бәйрәмнәрнең берсе. Зур корбаннар, күз яшьләре белән яуланган Бөек Җиңүгә быел 79 ел, әмма сугыш дәһшәтләренең эзләре халкыбыз күңелендә мәңге төзәлмәслек тирән яралар булып бүген дә яши. Бу Җиңүнең ничек яулануы турында онытырга безнең хакыбыз юк.

Бүгенге тынычсыз вакытта хәрби хезмәтләрен узучы, илебез иминлеге өчен махсус хәрби операциядә катнашучылар да бабайлары һәм туганнары кебек үк юлбарыстай көрәшеп Ватаныбыз иминлеген саклыйлар, дөньяга тынычлык көннәрен якынайталар. Кыю кыз-улларыбызга барысына да җиңү белән, исән-имин кире үз гаиләләренә әйләнеп кайтуларын теләп калабыз.

Хөрмәтле ветераннар, хәрби хезмәтләрен узучылар, илебез сагында торучы батыр затларыбыз, һәрбер яңа аткан таң безгә бары тик яхшы хәбәрләр генә алып килсен. Туган җиребез күге һәрвакыт имин булсын. Барыгызга да саулык-сәламәтлек һәм уңышлар телим. Каһарманнар даны мәңгелек!

 

Ихтирам белән,

Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессының
Милли Шура рәисе                                                     В.Г. Шәйхразыев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*