tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 100 яшьлек Бөек Ватан сугышы каһарманы Әсхәт Минһаҗетдинов Җиңү парадында катнашты
100 яшьлек Бөек Ватан сугышы каһарманы Әсхәт Минһаҗетдинов Җиңү парадында катнашты

100 яшьлек Бөек Ватан сугышы каһарманы Әсхәт Минһаҗетдинов Җиңү парадында катнашты

Бүген 100 яшьлек Бөек Ватан сугышы каһарманы Әсхәт Әскар улы Минһаҗетдинов Уфа шәһәрендә Җиңү көнен билгеләп үтә. Ул Җиңү парадында катнашты.

Әсхәт Әскар улы Минһаҗетдинов Татарстан Республикасының Бөгелмә шәһәрендә туып үсә. Мәскәүдә 17 нче укчылар дивизиясе 980 нче артполкта разведчик була. Брянск, 2 нче Белоруссия фронтында Курск шәһәре өчен сугышта катнаша. Бик күп орден һәм медальләр белән бүләкләнә, алар арасында «Батырлык өчен», «Белоруссияне азат иткән өчен» медальләре, «Кызыл Йолдыз», I һәм II дәрәҗә «Бөек Ватан сугышы» орденнары бар.

Сугыштан соң Әсхәт Минһаҗетдинов Уфага күчеп килә, Уфа медицина училищесын тәмамлый, аннан Башкорт медицина университетына укырга керә, кандидатлык диссертациясен яклый. Ярты гасыр Әсхәт Әскәр улы табиб булып эшли. Бүгенге көндә аның 70тән артык фәнни хезмәте бар, шулай ук ул  озак еллар буе рәсем сәнгате белән дә шөгыльләнә – күз явын алырлык картиналар ясый.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*