tatruen
Баш бит / Яңалыклар / МИЛЛИ ШУРА РӘИСЕ ВАСИЛ ШӘЙХРАЗЫЕВНЫҢ ӘНИЛӘР КӨНЕ УҢАЕННАН КОТЛАВЫ
МИЛЛИ ШУРА РӘИСЕ ВАСИЛ ШӘЙХРАЗЫЕВНЫҢ ӘНИЛӘР КӨНЕ УҢАЕННАН КОТЛАВЫ

МИЛЛИ ШУРА РӘИСЕ ВАСИЛ ШӘЙХРАЗЫЕВНЫҢ ӘНИЛӘР КӨНЕ УҢАЕННАН КОТЛАВЫ

Кадерле һәм хөрмәтле әниләребез!

Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Россиядә Әниләр көне бәйрәм ителә. Әни сүзе дөньядагы иң кадерле сүз дисәк, һич тә ялгыш булмас, чөнки әни – безне үз карынында саклап йөртеп, якты дөньяга аваз салган көннән башлап кайгыртучы, олы тормышка аяк баскач, үзенең киңәшләрен бирүче, безнең өчен һәрвакыт догада булучы иң якын һәм изге кеше.

Без нинди генә дәрәҗәле урыннарда эшләсәк тә, нинди генә җиңүләргә ирешсәк тә, әниләребезгә рәхмәтле булырга тиешбез. Тормышның вакытлыча авырлыкларына бирешмичә, сөекле әнкәйләргә карата, әни исемен горур йөртүче хатын-кызларга карата хөрмәт һәм мәрхәмәт күрсәтик. Олы бүләкләребезне, җылы сүзләребезне кызганмыйк.

Кадерле әниләр, сезгә сәламәтлек һәм бәхетле озын гомер телим. Балаларыгызның кадер-хөрмәтен күреп, муллыкта яшәгез. Бәйрәм белән сезне!

Иң изге теләкләр белән,

Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессының
Милли Шура рәисе В. Г. Шәйхразыев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*