tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Габдулла Тукай әдәби музеенда Әниләр көнен билгеләп үтәләр
Габдулла Тукай әдәби музеенда Әниләр көнен билгеләп үтәләр

Габдулла Тукай әдәби музеенда Әниләр көнен билгеләп үтәләр

ХХ гасыр башындагы татар хатын-кызлары тормышы турында Татарстан Республикасы башкаласы халкына Габдулла Тукайның әдәби музеенда сөйләячәкләр. «Һәрвакыт булсын әни» дигән бәйрәм чарасы Россиядә Әниләр көненә багышланачак.

25 нче ноябрьдә 12:00 сәгатьтә «Шамил йортында сәяхәт» дип аталган интерактив экскурсия башлана. Анда килүчеләр Европа стильләре популярлашкан, хатын-кызлар гимназияләре һәм хатын-кыз актрисалары барлыкка килгән ХХ гасыр башындагы Казан турында беләчәкләр. Кунакларга татар хатын-кызларының нинди интерьерда яшәүләре һәм нинди музыка белән мавыгулары турында сөйләячәкләр.

Шулай ук бәйрәм программасында – «Яңарыш чорында шәһәр татарларының киеме» күрсәтмә лециясе, Казан татарларының декоратив-гамәли сәнгатен тәкъдим итү һәм «Татар бизәнү әйберләре» мастер-классы.

13:00 сәгатьтә «Актриса юлы – бөеклеккә сикәлтәләр аша» күрсәтмә лекциясе башлана. Дәресне «Шәрык» клубы җитәкчесе Таңсылу Мостафина үткәрәчәк. Тыңлаучылар Казан театрларының танылган актрисалары турында беләчәкләр һәм легендар спектакльләрдән сәхнә костюмнарын күрәчәкләр.

13:30 сәгатьтә «Яңарыш чоры музыкасы» музыкаль программасы белән Евгений Мальцев һәм Илһам Сибгатуллин дуэты чыгыш ясаячак. Музыкантлар кунаклар өчен XX гасырның беренче яртысындагы татар композиторларының әсәрләрен башкарачак.

Бәйрәм программасы Татарстанның Милли музее, Тукай музее һәм «Шәрык» клубы тарафыннан әзерләнгән. Чарага керү ирекле, дип хәбәр итә ТР Милли музее матбугат хезмәте.

kzn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*