Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / «Милли тормыш һәм дин» VII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы: пленар утырыш

«Милли тормыш һәм дин» VII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы: пленар утырыш

20 майда “Милли тормыш һәм дин” VII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышы узды.  Утырышта РФ нең 68 төбәгеннән 916 делегат катнашты, шулар арасында Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин Россия мөфтиләр шурасы рәисенең беренче урынбасары, Мәскәү өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Рушан хәзрәт Аббясов, Кырым Республикасы һәм Севастополь шәһәре мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Әмирали хәзрәт Аблаев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Бюро әгъзасы, Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы Дини оешмаларның эшчәнлеген координацияләү Советы рәисе урынбасары, Ульяновск өлкәсе Иске Кулатка муниципаль районы башлыгыГаниев Эдуард Әнвәр улы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Закиров Ринат Зиннур улы булдылар. Җыелыш эшен Россия Ислам институты ректоры, Бөтендөнья татар конгрессы Бюро әгъзасы, Бөтендөнья татар конгрессы каршында Дини оешмаларның эшчәнлеген координацияләү Советы рәисе Рәфыйк Мөхәммәтшиналып барды.Төштән соң пленар утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов,  ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР буенча баш федераль инспектор Ринат Тимерҗанов, татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе, РФ Дәүләт Думасы депутатыИлдар Гыйльметдинов, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнаштылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*