tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Мин татарча сөйләшәм!» кысаларында музыкаль бәйге игълан ителә
«Мин татарча сөйләшәм!» кысаларында музыкаль бәйге игълан ителә

«Мин татарча сөйләшәм!» кысаларында музыкаль бәйге игълан ителә

26 апрель көнне «Мин татарча сөйләшәм!» сәхнәсендә чыгыш ясарга теләсәң, яңа җанлы музыка бәйгесендә катнаш!

Үзең иҗат иткән җырны тере уен коралларына, минуска яки а-капелла башкарып, видеога төшерергә кирәк. Профессиональ камера яки телефон камерасы — аерма юк. Башкаручылар саны чикләнмәгән. Җыр сүзләрен татар классик шагыйрьләре иҗатыннан алу рөхсәт ителә (һәм хуплана!). Язмада тулы бер җыр булырга тиеш, өзекләр кабул ителми. Клиплар бәйгедә катнашмый.

Бәйгедә катнашу тәртибе:

  1. Видеоны интернетка йөкләргә һәм түбәндәге гаризаны тутырырга: https://forms.yandex.ru/u/67ce92fb068ff0b3eea70a51/
  2. «ВКонтакте»дагы сәхифәңә әлеге постны алып куярга (репост): https://vk.com/wall-1431363_7766

Гаризалар 30 мартка кадәр кабул ителә.

31.03-13.04 TATFORUM ВК төркемендә иң яхшы башкаручыга тавыш бирәбез. Бәйгедә иң күп тавыш җыйган катнашучыга партнерлардан бүләкләр биреләчәк, ә оештыручылар тарафыннан сайланган җиңүчене 26 апрель көнне сәхнәдә чыгыш ясарга чакырачакбыз!

Җиңүче үз чыгышын Yummy Music белән бергә әзерләячәк һәм «Мин татарча сөйләшәм!» сәхнәсендә чыгыш ясаячак. Ике атна дәвамында аранжировканы эшләргә, репетицияләргә йөрергә һәм тере яңгырашта чыгыш ясарга әзер булыгыз.

Чыганак: TATFORUM

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*