tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Минем әйтер сүзем бар
Минем әйтер сүзем бар

Минем әйтер сүзем бар

Бу көннәрдә «Яңа исем» иҗат лабораториясе кысаларында эшләгән остаханә утырышлары дәвам итә.

Чираттагысы – остаз Ләбиб Лерон остаханәсе. Ул 2 августта, көндезге 14.00 сәгатьтә, Татар китабы йортында (Казан, Островский урамы, 15) үтәчәк. Әдәби мәктәп ачык форматта уза, иҗат лабораториясендә бөтенләй теркәлмәгән яшьләр дә катнаша ала.

Исегезгә төшерәбез, «Яңа исем» иҗат лабораториясе быел март аенда «Идел» журналы каршында старт алган иде. Әдәби мәктәптә каләм чарларга 60ка якын яшь язучы теләк белдерде. Алар 4 остазга беркетелеп, ике ай дәвамында шәхсән шөгыльләнде.

Остазлар да танылган әдипләр: «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Ләбиб Лерон, «Казан утлары» журналы баш мөхәррире, язучы Рөстәм Галиуллин, әдәбият белгече, «Казан утлары» журналы җаваплы сәркатибе Ландыш Әбүдәрова һәм Чаллыдан – «Мәйдан» журналы бүлек

«Яңа исем» остаханәсе – татар әдәбиятында моңарчы билгеле булмаган яңа исемнәрне барлау максатында ачылды. Анда үзен аеруча күрсәтә алган яшь язучылар истәлекле бүләкләр һәм Татарстан Язучылар берлегенә кандидат дигән катыргыга ия була. Бик талантлы авторларның китап җыентыгына кертелү мөмкинлеге дә бар.

Проект Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм ТРда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән ТАТМЕДИА АҖ, Татарстан Язучылар берлеге, Татарстан китап нәшрияты тормышка ашыра.

Чыганак: idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*