tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Олыязда җәйнең соңгы аен җыр-бию белән каршы алдылар
Олыязда җәйнең соңгы аен җыр-бию белән каршы алдылар

Олыязда җәйнең соңгы аен җыр-бию белән каршы алдылар

31 июль кичендә Олыяз мәдәният йортында китапханә белән берлектә «Очрашу – капка төбендә» дигән кич утыру бәйрәме оештырылды.

Бәйрәм Олыязның мөхтәрәм гаиләсе – Галиуллиннар капка төбендә узды. Капка төбендә кич утыруда “Умырзая ” фольклор ансамбле, авыл халкы, тирә – як авылдашлар да бар иде. Чарада шулай ук “Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясе директоры Әлфия Мөбарәкова да катнашты. Авылыбыз  шагыйрәсе Равилә Гайнуллина шигыйрьләре яңгырады, гармунчылар Илнур Сөнгатов, Хәмит Зиннәтов, Шәйхулла Хадиев, Фәрхәт Идрисов, Фәрит Гатауллин чыгышы  бәйрәмгә ямь өстәде. Уеннарда әбиләр дә, бәбиләр дә катнашты. Табышмак уенында сандыктан чыккан хәзинә – бәрәңгене Фалянур Гыймранова  белде, бик теләп “Бәрәңге” җырын башкарды. Бәйрәм уен, җыр-биюләр белән урелеп барды. Кич утыру  күңелле, матур узды.

Матур яшәдек, дусларым,

эш барында эшләдек,

Капка төбеннән кайтабыз

Тагын 10 ел яшәреп, –дип барлык халык өенә таралды.

Катнашучылар бәйрәм кичен чәй табыны артында дәвам иттеләр.

Чыганак: saby-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*