tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Мехчылар урамында Ак мәчетне реставрацияли башладылар
Казанда Мехчылар урамында Ак мәчетне реставрацияли башладылар

Казанда Мехчылар урамында Ак мәчетне реставрацияли башладылар

Казанның Мехчылар урамында Ак мәчетне реставрацияли башладылар. Бинаның тарихи кыяфәтен торгызу һәм дүрт катлы манара урнаштыру планлаштырыла. Концепцияне ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты эшләгән.

Совет чорында мәчеттә манара сүтелә, төрле елларда бина мәктәп, тире фабрикасы цехы, завод клубы буларак кулланыла, дип җиткерделәр ТР башкаласының Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясенең матбугат хезмәтендә.

Ак мәчет – Яңа Татар бистәсендәге иң борынгы мәчет. Ул Мехчылар һәм Кызыл Татарстан урамнары киселешендә урнашкан.

Чыганак: kzn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*