Бөтендөнья татар конгрессы сайты игълан иткән «Минем яраткан артистым» конкурсына эшләр кабул итү вакыты озынайтылды. Конкурс 2023 нче елның 30 нчы июненә кадәр дәвам итәчәк.
Конкурс ике номинация буенча уздырыла: “Яраткан эстрада артистым” һәм “Яраткан театр артистым”. Катнашучылар өч яшь категориясендә сыналачак: 14-18 яшь; 19-25 яшь; 26 яшьтән өлкәнрәк. Конкурста иң яхшы эшләргә (ике номинациядә дә) I, II, III нче урыннар бирелә, дипломнар һәм бүләкләр тапшырыла.
Конкурста катнашучы Вконтактте социаль челтәрендәге “Минем яраткан артистым” (https://vk.com/public220175218) төркемендә яраткан артисты турында язмасын урнаштырырга тиеш. Конкурска тәкъдим ителүче язма А4 форматындагы бер биттән артмаска тиеш; язманы артистның фотосы белән тулыландырырга мөмкин.
Конкурс турында Нигезләмә конгрессның рәсми сайтында (https://tatar-congress.org) “Рәсми басма” сәхифәсендә урнаштырылды.