tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Миңгол Галиев Хатыйп Миңнегулов турында: Хатыйп ага Тукай белән беррәттән торган кеше
Миңгол Галиев Хатыйп Миңнегулов турында: Хатыйп ага Тукай белән беррәттән торган кеше

Миңгол Галиев Хатыйп Миңнегулов турында: Хатыйп ага Тукай белән беррәттән торган кеше

Казан шәһәрендәге 11нче татар гимназиясендә оештырылган «Дөньяда сүзебез бар» дип исемләнгән Хатыйп Миңнегулов исемендәге IV Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев галимне Габдулла Тукай белән беррәткә куйды.

«Хатыйп Миңнегулов – укып бетерә алмый торган зур китап. Әгәр дә ул радиодан сөйли башласа, туктамыйча сөйләргә мөмкин. Хатыйп ага Тукай белән беррәттән торган кеше», – диде Миңгол Галиев һәм Казан федераль университеты профессоры, әдәбият галименә җыр бүләк итте.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров фикеренчә, бүгенге көндә татар мәгърифәтчеләре арасында Хатыйп Миңнегулов шәхесе аерым урын алып тора. «Хатыйп абый ялыктырмый һәм ялындырмый торган галим. Татар фәнен дөнья күләмендә таныткан кеше буларак, аны милләт язмышы белән бәйле барлык чараларга чакырып була. Юмор хисе дә бар, җиңел кеше дип тә әйтеп булмый», – диде ул.

«Хатыйп абый бүгенге көндә татар фәненең, милләтенең илчесе. Ул күп җирләрдә йөри, кешеләр белән очраша, мәдәниятне, әдәбиятны пропагандалау, үстерү буенча күп эш башкара. Төрки халыкларны, зыялыларны берләштерү юнәлешендә актив. Киләчәктә дә безне үз артыңнан ияртеп барырга язсын иде. Сезнең белән горурланабыз, рәхмәтлебез. Киләсе конференцияне халыкара дәрәҗәдә үткәрергә кирәк», – диде КФУ профессоры, филология фәннәре докторы Васил Гарифуллин.

КФУ профессоры, әдәбият галиме Ләйлә Минһаҗева Хатыйп Миңнегуловны энциклопедист-галим дип атады. «70тән артык китап, 600гә якын фәнни хезмәт – бу Хатыйп абыйның гомер буе тел, әдәбият өлкәсендә эшчәнлеген күрсәтеп торучы дәлил. Кайсы гына төрки мәмләкәткә барсаң да, Хатыйп абый турында сүз чыкмыйча калмый. Аның безгә, яшьләргә мөнәсәбәте бик гади, эчкерсез. Ул һәрвакыт ярдәмчел», – диде ул.

Хатыйп Миңнегулов Татарстанның халык шагыйре Газинур Морат университетта укыганда аның кураторы булган. «Шәһәрдә без берүзебез идек. Ул безгә икенче әти-әни булды. Ул вакытта Хатыйп абыйга 37 яшь кенә булган, безгә олы булып күренә иде. Хәзер бөтенләй яшь күренә! Ул безне биш ел буена күпмедер дәрәҗәдә тәртәдә тотып, безне укытып чыгарды. Аның дусты мине Рәдиф Гаташ кулдан диярлек өстерәп иҗатка алып керде. Мин аларга бик тә рәхмәтле», – диде ул.

Язучы һәм тәрҗемәче Фатих Култу Хатыйп Миңнегуловның һәр эшкә җаваплы караганын әйтте. «Язучыларның төрек теленә тәрҗемә ителгән әсәрләрен җыентыкка кертеп, чыгарабыз дигәч, Хатыйп абыйга мөрәҗәгать иттек. Ул безгә исемлекне төзеп бирде. Исемлектә Фатих Хөсни, Шәриф Камал, Әмирхан Еники, Аяз Гыйләҗевның әсәрләре бар иде. Татар әсәрләре тәрҗемә ителә барган саен, Хатыйп абый күңелләрне күтәреп торды. Бик тә кешелекле шәхес», – диде ул.

Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ белән Хатыйп Миңнегулов 62 ел таныш. «Ул студент чагыннан ук галим. Мин аңа шигырьләр өйрәтәм, ә ул мине фән белән, борынгы татар әдәбияты, көнчыгыш шигърият белән тәрбияләде. Язганнарымны дустыма укый бардым, ул минем тәнкыйтьчем булды, минем турында бик күп мәкаләләр язды. Дуслар булдык», – диде шагыйрь.

«Киңкырлы, тирән фәнни эшчәнлектә җәмәгать эшлеклесе булуы белән бергә Хатыйп абый Мәгарифне үстерү институтында укытучыларны тәрбияләү, белем бирү өчен дә вакыт тапты. Бүгенге көндә татар теле һәм әдәбияты укытучылары арасында әдәбият фәнен җанын биреп укыталар икән, бу – Хатыйп абыйның тырышлыгы», – диде Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының эксперт советы әгъзасы, доцент Рәсимә Шәмсетдинова.

Конференциягә 343 гариза килгән, шуларның 133е финалга узган. Эшләр җыентыкта басылып чыкты. Гаризалар Татарстаннан тыш, Чувашия, Самара, Мәскәү, Саха (Якутия), Ульяновск, Оренбург өлкәләреннән кабул ителгән.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*