tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татмедиа» янындагы бульварда «Чаян» журналы карикатуралары күргәзмәсе ачылды
«Татмедиа» янындагы бульварда «Чаян» журналы карикатуралары күргәзмәсе ачылды

«Татмедиа» янындагы бульварда «Чаян» журналы карикатуралары күргәзмәсе ачылды

Казанның Фестиваль бульварында, «Татмедиа» бинасы янында, «Чаян» («Скорпион») сатира һәм юмор журналының йөз еллыгына багышланган «Еллар аша көлү» карикатуралар күргәзмәсе ачылды. Алдагы ике айда бульварда йөрүчеләрнең барысы да төрле еллардагы журнал тышлыкларыннан 25ләп карикатураны күрә алачак.

«Без журналның тарихын 1923 елдан алып бүгенге көнгә кадәр күрсәтергә тырыштык. Журналыбыз сәхифәләрен карап, илебезнең бөтен тарихын күрергә мөмкин. Республика безнең журналны тарих, традицияләр, мәдәни код итеп кабул итә», – диде күргәзмәне ачып сатирик басманың баш мөхәррире Рафаэль Хәлилуллов.

Башкала халкын һәм шәһәр кунакларын «Татмедиа» АҖ холдингы басмалары белән таныштыру һәм аларны ачык һавада күргәзмәләрдә күрсәтү хәзер традициягә әвереләчәк, дип вәгъдә итте «Татмедиа» медиахолдингы генераль директоры Шамил Садыйков.

«Безнең газета һәм журналларның яхшы тарихи багажы бар. Бу джекпот, «Татмедиа» холдингында эшләүче һәркемнең бәхетле мөмкинлек билеты. Йөз ел – күз алдына китерәсезме, безнең ата-бабаларыбыз бит безгә нинди мирас калдырган?.. Басмаларны монда күрсәтү өчен чиратка басыгыз. «Сөембикә» журналы бу чиратта икенче урынны алды, калганнар – язылыгыз! Безнең бурыч – кешеләр монда йөри, ял итә һәм басмаларыбызга соклана алсын өчен аларга якынрак бару», — диде Садыйков.

Чыганак: tatar-inform

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*