tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Минтимер Шәймиев: Халык санын алу алдыннан безгә бердәмлек кирәк
Минтимер Шәймиев: Халык санын алу алдыннан безгә бердәмлек кирәк

Минтимер Шәймиев: Халык санын алу алдыннан безгә бердәмлек кирәк

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев  Камал театрында Милләт җыены пленар утырышында катнашты. «Бөтенроссия халык санын алу алдыннан безгә бердәмлек кирәк», — дип әйтте.

Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның бердәмлекне үз сәясәтендә төп юнәлеш итеп куйганын билгеләп узды. «Бердәм булмасак, без, татарлар, нәрсәгә омтылсак та, кыйблабыз булмас иде», — диде Дәүләт Киңәшчесе. Ул бик авыр вакытлар булганын, туксанынчы еллар башында 123 мәчет калганын искәртте. Соңгы елларда «Яңарыш» фонды барлыкка килеп, ун елда зур эшләр башкарылганын, Болгар, Зөя төзекләндерелгәнен әйтте.

«Киләсе елга Ислам кабул итүнең 1100 еллыгы билгеләп үтеләчәк. Бу вакыйгага әзерлек буенча комиссия дә эшли. Революця елларыннан башлап, шушы дәрәҗәгә җиткерүне уйлап буламы соң?! Нинди генә корбаннар булмады… Эшлисе эшләр күп, ләкин шартлар туа. Алардан матур итеп файдаланырга кирәк», — диде Минтимер Шәймиев.

Дәүләт Киңәшчесе татар һәм башкорт мөнәсәбәтләренә дә тукталды. «Безгә Мостай Кәримнең әйткәне булды: татар белән башкорт — бер кошның ике канаты. Ул төгәл әйтте, аның белән бәхәсләшәсе дә юк. Ике канат бертөрле какмаска да мөмкин. Тирәнрәк уйларга кирәк барыбызга да», — дип белдерде.

«Халкыбыз бер диндә, телләребез якын. Безгә бердәмлек кирәк. Башкорт белән татар үзенчәлекләре, нечкәлекләрен белергә кирәк. Күрше, тугандаш халыклар без, уртак тел табып эшләргә кирәк. Кулыбыздан эш килә, тагын да матур итеп эшләргә кирәк. „Менә без нинди көчле халык“ дип күрсәтергә кирәк», — диде.

Минтимер Шәймиев фикеренчә, «үзара бүләсе әйберләрне эзләргә кирәкми». «Тарихта эзнең нинди икәне билгеле инде. Әгәр тату итеп, уртак тел табып эшләсәк, дәрәҗәбезне күтәрәчәкбез, эшләмәсәк, сөенүчеләр күп булачак», — дип ассызыклады.

Гөлнар Гарифуллина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*