tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Себер татары Гөлсинә Ташкеева Төмән өлкәсе татарларын борчыган милли мәсьәләләр хакында сөйләде
Себер татары Гөлсинә Ташкеева Төмән өлкәсе татарларын борчыган милли мәсьәләләр хакында сөйләде

Себер татары Гөлсинә Ташкеева Төмән өлкәсе татарларын борчыган милли мәсьәләләр хакында сөйләде

Бөтендөнья татар конгрессы оештырган Милләт Җыенында Төмән өлкәсе Тубыл шәһәренең «Себер-татар мәдәнияте үзәге» муниципаль автоном мәдәният учреждениесе директоры Гөлсинә Ташкеева чыгыш ясады.

Биредә ул Төмән өлкәсе татарларын борчыган милли мәсьәләләр хакында сөйләде. Гөлсинә ханым сүзләренчә, милли мәгариф – төп проблемаларның берсе. “Төмән өлкәсендә 60нчы елларга кадәр мәктәпләрдә татар теле укытылган. Әсбаплар да булган. 60нчы еллардан соң татар мәктәпләре ябыла башлады. 90нчы елларда милләтебезгә карата игътибар артты. Төмән дәүләт университетында татар теле укытучылары әзерли башладылар. Тубыл педагогик институтында татар кафедрасы да ачылды. Ул заманда 119 татар мәктәбе эшләде. Бүгенге көндә исә 50 мәктәп кенә калган”, – диде ул.

Илүзә Әбелханова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*