tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөкәррәмә әби кагыйдәләре буенча
Мөкәррәмә әби кагыйдәләре буенча

Мөкәррәмә әби кагыйдәләре буенча

Беренче укытучыбыз Хәтимә Нәҗметдин кызы Сәлаховага 15 августта 87 яшь тулды. Сабакташларыбыз белән киңәштек тә, бүләкләребезне хәстәрләп, өенә барып котларга булдык.

Без аның 34 укучысы – 17 малай, 17 кыз идек. Тик котларга дүртебез генә килә алды. Бу турыда ишеткән кызы Гөлшат безне капкадан ук каршы алды. Өйнең түр ягында Хәтимә апабыз безне ачык йөз белән көтеп утыра иде. Шатлыгыннан күңеле тулды, күзләренә яшьләр килде.

Апабызга чәчәк бәйләмнәре һәм бүләкләребезне тапшырып куандыргач, укытучыбыз тирәли утырып, һәрберебез эчтәлекле котлау сүзләре әйттек, аның безгә дәрес биргән мизгелләрен исебезгә төшереп сөйләдек.

34 укучыга аң-белем бирү өчен күпме көч кирәк булган бит аңа! Без өйдә үз балаларыбызны укытырга да авырсынабыз, ә Хәтимә Нәҗметдиновнада без 34әү идек! Бөтен гомерен балалар укытуга багышлаган укытучы безне генә укытмаган бит. Һәр чыгарылыш саен яңа укучылар каршылаган, аларны да, безне яраткан кебек, яраткан, якын күргән ул!

Менә инде олыгайган укытучыбыз янында без дә олыгайган апалалар булып утырабыз. Аның һәр сүзе истә калмаса да, күңелебездә белем бөртеге булып саклана. Бәлки, Хәтимә апа тырышлыгы белән мин ике телне дә камил беләмдер. “Бердәмлек” газетасына мәкаләләр язып торуым да шуннандыр. Бигрәк тә беренче сыйныфта укый башлаган елларыбыз истә калган. Бу көнне без аңа түкми-чәчми истәлекләребезне сөйләп үттек: ничек ул безне беренче класста каршы алган, ничек дәрес аңлаткан… Балалык белән шуклыклар да булгандыр инде. Барысын да ул кичергән, ә вакыт тигезләгән. Бүгенге көндә 34 укучысының бишесе инде бакыйлыкта, калганнары сау-сәламәт булып, кайсылары авылда, кайсылары районда яки шәһәрләрдә яшиләр.
Укытучыбыз безне, әле бик кечкенә булсак та, өй эшләренә дә өйрәтеп үстерде.

Минем беренче укытучым! Иң авыры – беренче укытучы турында язу икән. Җанымны биләгән ярату һәм соклану хисләрен ничек ак кәгазь битенә төшерергә? Кәгазьгә күчкәндә аларның ихласлыгы да, көче дә югала сыман… Мәңге дә онытылмас укытучым! Мин аның турында язмыйча да булдыра алмыйм, чөнки ул мине кулымнан тотып беренче хәрефләремне язарга өйрәтте, күңелемә беренче белем серләрен тамызды. Ничәмә-ничә балага ул белем биргән! Саны бармы икән? Хәтимә апам, иң кадерле укытучым минем! Иң беренчесе һәм иң якыны, бүген дә исәне! Чиксез рәхмәтләрем сезгә, төрле заманнарны күргән, күп вакыйгаларны башыннан кичергән мәртәбәле һәм хөрмәтле авылдашыбыз! Инде күптән лаеклы ялга чыккан булса да, ата-аналар соралганда, ул һаман да балаларына белем бирергә кыенсынмый.

Тормышның ачысын-төчесен дә күп күргән мөгаллимәбез. Ул 3 бала белән яшьли ялгыз калган. Тормыш иптәше Гакыйль абый фаҗигале рәвештә вафат була. Соңрак беренче баласы Мансурны да җир куенына илтеп куя. Шулай да нык булырга тырыша: кайгы-хәсрәткә бирешмичә, мал-туар асрый, бакчасын сөрдереп, бәрәңге, яшелчә чәчеп үстерә.
Ә күршедә генә кайнанасы Мөкәррәмә әби яши иде. Ул килененең тормышын күз уңыннан чыгармый, гел өйрәтеп тора. Шулай, Мөкәррәмә әби биш пункттан торган тормыш кагыйдәләре уйлап чыгарган, килене шуларны үтәп яшәгәндә, мактап куярга да онытмаган. Менә Мөкәррәмә әбинең тормыш кагыйдәләре, бәлки хәзерге яшьләргә дә кирәгеп куярлар:
1. Нинди генә эшкә алынсаң да, җиренә җиткереп эшлә.
2. Өеңне – пөхтәлектә, балаларыңның өс-башын чисталыкта тот.
3. Йортың һәрвакыт җыештырылган булсын.
4. Күршеләрең белән тату яшә.
5. Эшеңдә мактау сүзләре генә ишетергә тырыш.

Менә шулай, Мөкәррәмә әби кагыйдәләреннән чыкмаган апабыз 87 яшенә килеп җиткән. Дөньялар тыныч булып, Хәтимә апабыз туксан яшен тутырган көнне тагын да очрашырга насыйп булсын дип, юбилеена да җыелышып килергә сүз бирештек.

Иске Ярмәк авылы мәктәбендә 1970 – 1973 елларда башлангыч сыйныфларда укыган һәм инде 60 яшьтән узган укучылары исеменнән Җәмилә Минегалимова.

Чыганак: “Бердәмлек” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*